Шикәр чире «кадерләгәнне» ярата
Мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта күп илләрдә шикәр чире арта бара. Сәбәпләре төрле: картаю, яшәү рәвеше, хәрәкәтләнү ,физик көч кую җитми, төрле борчылу-стресслар да чирнең барлыкка килүенә сәбәпче булырга мөмкин.
Шикәр чире - хроник авыру. Аның төп билгесе - канда шикәр арту.
Шикәр чирен кайдан белергә була?
Беренче билгесе - ач карынга кан биргәндә канда шикәр - 6,1 ммоль/ л, ә ашаганнан соң 11,1 ммоль/л га җитә. Артык авырлык, ягъни симезлек икенче тип шикәр чире китереп чыгаруга сәбәп булырга мөмкин. Бу очракта авырлыкны 2-3 килограммга киметү дә организмның инсулинга сизгерлеген яхшырта һәм кандагы шикәрне киметүе ихтимал.
Шикәр диабеты нәрсәсе белән куркыныч?
Хикмәт шунда, организмда глюкоза күп булганда ул агуга әйләнә һәм капилярлар күзәнәген, нерв очларын агулый. Нәтиҗәдә күзнең челтәр катламы күзәнәкләренә, йөрәк, бөер, баш мие күзәнәкләренә туклыклы матдәләр һәм кислород бару бозыла. Тора-бара сукыраю, инсульт, инфарк яный, бөер тиешенчә эшләми, аякларда гангрена башлану куркынычы туа. Боларны булдырмау юллары бар.
Диабетны контрольгә алу өчен ниләр эшләргә?
Сүз дә юк, авыруны контрольдә тотарга кирәк һәм бу мөһим фактор. Моның өчен зур теләк, тәртипле яшәү кирәк. Шикәрне кирәкле дәрәҗәдә тотуның өч юлы бар: дөрес туклану, актив яшәү рәвеше һәм табиб язып биргән даруларны төгәл һәм вакытында эчү. Туклануга килгәндә, күбрәк яшелчә, яшел үлән үсемлекләре, шикәрсез чәй кирәк. Ә майлы ит, майонез, каймак, тутырмалар, ак икмәк, камыр ризыкларыннан, шикәр, бал, җиләк-җимеш кайнатмаларыннан баш тартырга кирәк.
Хәрәкәт - күп төрле чирләрдән, шул исәптән диабеттан саклану өчен яхшы чара. Табиб билгеләгән даруларны кулланудан баш тартмаска киңәш ителә. Кайберәүләр канда шикәр дәрәҗәсе кимүгә табиб язган даруларны эчми башлыйлар. Бу авыруны көчәйтә.
Онытмагыз: шикәр диабеты - хроник авыру, аннан арынып булмый, әмма аны контрольдә тотарга, тулы канлы тормыш белән яшәргә була. Иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәскә, рухны төшермәскә, көрәшергә, табиб кушкан киңәшләргә колак салырга кирәк.
Зөлфия Дәүләтова,
район больницасының табиб- эндокринологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев