Ильбухтино авылы китапханәсе күзгә күренеп матурайды
Узган елның апрель аенда Татьяна Морозова Ильбухтино авылы китапханәсенә китапханәче итеп билгеләнде. Әлеге көннән төгәл бер ел үтте. Шул вакыт эчендә китапханәчебез бинаны танып булмаслык итеп үзгәртте - косметик ремонт ясады, җиһазларны урыннары белән алмаштырды, гөлләр утыртты, барлык мәгълүмат стендларын яңартты. Ә иң мөһиме: «Гармония» дип исемләнгән клуб оештырды. Әлеге...
Узган елның апрель аенда Татьяна Морозова Ильбухтино авылы китапханәсенә китапханәче итеп билгеләнде. Әлеге көннән төгәл бер ел үтте. Шул вакыт эчендә китапханәчебез бинаны танып булмаслык итеп үзгәртте - косметик ремонт ясады, җиһазларны урыннары белән алмаштырды, гөлләр утыртты, барлык мәгълүмат стендларын яңартты. Ә иң мөһиме: «Гармония» дип исемләнгән клуб оештырды. Әлеге клубка йөрүчеләр айга ике тапкыр очрашып, бакча эшләре буенча тупланган тәҗрибәләрен уртаклашалар, укылган китаплары турында сөйләшәләр, гомумән, кызыклы һәм файдалы итеп вакыт үткәрәләр. Татьяна Николаевна авылда яшәүче бала-чагалар турында да онытмый, алар өчен дә төрле бәйгеләр, чаралар үткәрә, һәрбер баланың туган көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә тырыша. Игелекле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган китапханәчебезне авылда һәркем хөрмәт итә, - дип хәбәр итәләр безгә Ильбухтино авылында яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев