Укучылар тыл хезмәтчәне Нәкыя апа белән очраштылар
Кнәз мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Нәкыя Әбелнәгыйм кызы Аитованың өендә булдылар.
Нәкыя апа 1923 елда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Сабай авылында дөньяга килгән. Җиденчене тәмамлаганнан соң куяннар үрчетү фермасы мөдире булып эшләгән. 1946 елда авыл егете Хәсәнгә кияүгә чыккан. Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Хәзер инде үзләре балалар һәм оныклар үстерәләр.
Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә алганда Нәкыя апаның күзләре дымлана. Балаларга да ул авыр чорлар турында тыл хезмәтчәне бик дулкынланып сөйләде.
Яшьтәшләре кебек ул да иртә таңнан төнгә кадәр эшләгән. Тылдагы хатын-кызлар ул елларда фронтка киткән әтиләрен, ирләрен, абыйларын, энеләрен алыштырган. Һәрберсе фронт өчен дип чын күңелдән хезмәт куйган. Нәкыя апага ул еллардагы намуслы эше өчен хезмәт ветераны исеме бирелгән, ул хезмәт фронтында катнашучы, «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Истәлекләре белән уртаклашканы өчен укучылар Нәкыя апага олы рәхмәтләрен белдерделәр. Хатирәләрнең эзсез югалмаслыгы балаларның чын күңелләрен биреп тыңлауларыннан ук күренде. Олы яшьтә булуына да карамастан, Нәкыя ханым һәр датаны ачык хәтерли, исемнәрне дә бутамый.
Бүгенге көндә Нәкыя Әбелнәгыйм кызы улы Әхәт һәм килене Рәзинә гаиләсендә гомер итә. Йортта ул бик тә хөрмәтле һәм яраткан кеше. Нәкыя апаның хәзерге көндә җиде оныгы, алты оныкчыгы бар. Улы Әхәт белән килене Рәзинә иҗади шәхесләр. Әхәт күп кенә уен коралларында уйный. Өендә уен коралларының тулы бер җыелмасы урын алган.
8 апрельдә Нәкыя апага 93 яшь тулды. Бу бик озын һәм бай гомер юлы. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аны олы бәйрәме һәм алда торган изге дата - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрикләделәр, тыныч картлык, балаларының, туганнарының, якыннарының игътибарында һәм хөрмәтендә яшәвен теләделәр һәм очрашу истәлеге итеп җылы юрган бүләк иттеләр.
Авыл җирлегендә сугыш толлары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар дәвам итә. Укучылар да мондый аралашуларны бик теләп һәм кызыксынып кабул итәләр. Нәкыя ханым белән белән шулай күзгә-күз сөйләшеп утыру да балалар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды, дип яза безгә даими хәбәрчебез, Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев