27 июнь 2018 яңалыклары
-
Шилнәбаш балалары батырларны искә алды
Хәтер һәм кайгы көне кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Шилнәбаш авылы мәктәбе каршында эшләп килүче «Забава» лагеренда булдылар.
-
Район басмасына язылуда җитәкчеләр ярдәм күрсәтте
Газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнергә ике генә көн калып бара. Тукай районында бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган «Якты юл» газетасына да язылу почта бүлекчәләрендә 28 июнь көнне төгәлләнә. Ә альтернатив юл белән, ягъни редакциянең үзеннән килеп алу ысулы белән язылу икенче атнада да барачак.
-
Медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте
Тукай районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырды. Күптән түгел генә ун меңгә якын халыкны җыйган район Сабан туе аланына узган җомга көнне үзәк дәваханә, амбулатория һәм фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләр җыелды. Район сәламәтлек саклау өлкәсендә үзәк дәваханә, биш амбулатория һәм 56 фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә. Ак халатлы һөнәр ияләренә бик күп котлау, мактау сүзләре яңгырады, мактау кәгазьләре тапшырылды. Алар бергәләп уеннарда катнашты, җырлады, биеде, күңел ачты.
-
«Хәтер шәме» кабыздылар
Кнәз авыл җирлегендә Хәтер көнендә, һәр елдагыча, митинг уздырылды.
-
Тукайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
29 июньдә, җомга көнне, бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза.
-
Генадий Харитонов Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы вазифасыннан китте
Атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитоновның, үз вазифаларыннан баш тартып, гариза язуы хакында хәбәр итте.
-
Терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара
Район хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 26 июнь иртәсенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча 1372 тонна сенаж, 1341 тонна печән һәм 40 тонна яфраказык әзерләнгән.
-
Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру мәсьәләсен элегрәк күтәрү кирәк булган, дип саный
Дәүләт Думасы депутаты хезмәт хакы һәм пенсия күләме арасында тигезлек югалуын әйтте.
-
Татар теле укытучыларын яңадан әзерләүне 1нче сентябрьгә төгәллибез - мәгариф министры
Педагогларны яңадан укыту биш белгечлек буенча алып барыла.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яңгыр яуса, җиде атна һава торышы начар торыр”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ