Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара

Район хуҗалыкларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 26 июнь иртәсенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча 1372 тонна сенаж, 1341 тонна печән һәм 40 тонна яфраказык әзерләнгән.

Тупланган азык бер баш шартлы терлеккә 0,81 центнер тәшкил итә. Үләннәр 3570 гектардан артык мәйданда чабылган. Шул исәптән 2053 гектары – печәнгә, 515 гектары – сенажга. Гомумән алганда, соңгы көннәрдәге һава торышы барлык хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләү эшен тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирде – печән киптерү, сенаж әзерләү өчен дә шартлар уңай булды.
Кышка мал азыгы әзерләүдә хакимият хезмәткәрләре дә катнашачак. «Һәр хуҗалык бүгенге көндә печән өстендә, һәркайда кышка мал азыгы әзерләү бара. Бу нисбәттән без дә, бюджет тармагы хезмәткәрләре, хакимият эшчеләре хуҗалыкларга ярдәм итәргә тиеш», – диде хакимияттә узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев. Яфраказык әзерләүдә өмәләр оештырылачак. Кайсы бүлек күпме күләмдә азык әзерләгән, кайсы хуҗалыкка ярдәм иткән, саннар язылып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев