26 июнь 2026 яңалыклары
-
Яңа посёлогында чыгарылыш кичәсе узды
Яңа посёлогы мәдәният йортында районыбызның гомумбелем бирү мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаган укучыларның чыгарылыш кичәсе булды. Җирлегебез мәктәләрен тәмамлаган укучыларга район башлыгы Камил Нәҗмиев өлгергәнлек аттестатлары тапшырды.
-
Татарстанда һава торышының начараюы турында кисәтү игълан ителде
27 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез көчле яңгырлар, яшен, шулай ук тизлеге 15–17 м/с җитә торган көчле җил көтелә, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе.
-
Түбән Камада 22 яшьлек кыз мошенникларга ярты миллион сум акчасын күчергән
Мошенниклар тозагына эләккән кыз “акчагызны тикшерәбез” дигәнгә ышанып, кыздан якынча 500 мең сумны башка счетка күчерттергән.
-
Тукай ЗАГСы бөтен Татарстан гашыйкларын берләштерде
Матур даталар һәрвакыт гашыйк йөрәкләрне үзенә тарта, әмма бүгенге көн — 26 июнь — барлык рекордларны да яңартты. Тукай районының ЗАГС бүлеге чын бәйрәме үзәгенә әверелде: биредә үз тормышларын никах җепләре белән бәйләргә республиканың төрле почмакларыннан 30дан артык пар килде.
-
Югары белемле яшьләрнең 36 проценты белгечлеге буенча эшләми
Югары белем алган яшьләрнең өчтән бере үз һөнәре буенча эшкә урнашмый.
-
Тормыш дәвам итә
Күңеле төшкән вакыты иде Раилнең. Операция ясатып хастаханәдә ятып чыкканнан соң өенә кайтуына әле бер атна да үтмәде, эш урыныннан: “Саулык-сәламәтлек телибез, ләкин гафу – озак көтеп булмаганга, башка кеше алдык”, – дигән хәбәр ирештерделәр.
-
Теләнче-Тамакта СВОдагы егетләр өчен өй токмачы әзерләделәр
Теләнче-Тамак авылы китапханәсе һәм спорт залы хезмәткәрләре бергәләп өй токмачы кисү буенча хәйрия мастер-классы оештырды. Әлеге чара белгечләр һәм авыл халкы тарафыннан хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан уздырылды.
-
Срочный хезмәт урынына бер еллык контракт
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр арасында пилотсыз системалар гаскәрләре көннән-көн популярлаша бара. Дрон операторларын әзерләү, хезмәт шартлары һәм студентларның срочный хезмәтне бер еллык контракт белән алыштыру мөмкинлеге турында тулырак — безнең материалда.
-
Бүген Татарстанда 25 градуска кадәр җылыта
26 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итәоннарда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.