26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Бүген – студентлар, иртәгә – оешма хезмәткәрләре, яисә Яшьләребез районга эшкә кайтырмы?
Студентлар көне уңаеннан югары уку йортларында белем алучы тукайлылар арасында сораштыру үткәрдек. Сәләтле, ипле, тырыш, русча да, татарча да матур сөйләшүче яшьләребез Яр Чаллы, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә укыйлар. Уку йортларын тәмамлагач, алар районыбызга кайтырмы?
-
Кулыма каләм алдым
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл»ның алдагы санында без сезне Күзкәй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче хөрмәтле якташыбыз Роза Биктимерова шигырьләре белән таныштырып үткән идек. Роза ханымның шигъри тәлгәшләрендә сагыну-сагыш та, туган як табигатенә соклану да, ата-аналарга мәдхия дә, уйландыра торган тормыш сикәлтәләре дә бар. Бу санда...
-
«Колыннар сатып алырга хәтта чит регионнардан да киләләр»
Элеккеге вакытларда тормышны аттан башка күз алдына да китереп булмаган. Ул игенчелектә дә иң төп көч булган, транспорт ролен дә үтәгән, ризык буларак та кулланылган, ир-ат өчен тугры дус, ярышларда катнашып җиңүләргә ирешә торган горурлык та булган. Бүгенге көндә, әлбәттә, игенчелектә дә, көндәлек тормышта да комбайннар, тракторлар, машиналар кулланыла. Шулай...
-
Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектының архитектура һәм төзелеш ягыннан тышкы күренешен килешү хакындагы карарны тәкъдим итү Тәртибен раслау турында. 2. Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау турында»гы карарына (№23/10, 28.08.2013 ел) үзгәрешләр кертү турында. Утырыш 29 гыйнварда 10.00...
-
Танылган журналист Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин арабыздан китте
60 ел гомерен татар матбугатына багышлаган талантлы журналист Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшинның йөрәге тибүдән туктады. Узган елның 1 декабрендә аңа 86 яшь тулган иде. Хәмит Нәҗип улы Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында туган. Урта мәктәп, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, журналистикада хезмәт юлын Татарстан китап нәшриятында редактор булып башлаган....
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк. (2017 елда - 282,38 миллион сум)....
-
Югары катта яшәүче күршеләрем фатирымны суга бастырса, миңа нәрсә эшләргә?
Гражданлык кодексының 210 маддәсендә болай диелгән:"Канунда яки килешүдә ашкача каралмаса,милекче үзенең милкен тотуга үзе җаваплы". Шулай булгач, фатирның төзек, чиста булуы да үзегездән тора. Су бастырганнар икән, я үзара килешергә, я булмаса дөреслекне суд аша юлларга кирәк. Суд аша юлаганда беренчедән, су басу шатлары күпсанлы фотосурәтләр яисә комментарийлар белән видиоязмалар...
-
26 гыйнварга Тукай районында һава торышы
Бүген, 26 гыйнвар көнне, Тукай районында көн болытлы, явым төшемсез. Һава температурасы көндез -12 градус салкынлык, төнлә -13 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -15 градуска кадәр суыта.