Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган журналист Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшин арабыздан китте

60 ел гомерен татар матбугатына багышлаган талантлы журналист Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшинның йөрәге тибүдән туктады. Узган елның 1 декабрендә аңа 86 яшь тулган иде. Хәмит Нәҗип улы Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында туган. Урта мәктәп, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, журналистикада хезмәт юлын Татарстан китап нәшриятында редактор булып башлаган....

60 ел гомерен татар матбугатына багышлаган талантлы журналист Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшинның йөрәге тибүдән туктады. Узган елның 1 декабрендә аңа 86 яшь тулган иде.

Хәмит Нәҗип улы Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында туган. Урта мәктәп, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, журналистикада хезмәт юлын Татарстан китап нәшриятында редактор булып башлаган. 1957-1962 елларда - Тәкәнеш район газетасында җаваплы секретарь, редактор урынбасары. Район берләшкәннән соң, 1962-1965 елларда - «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе, Октябрь районының «Дуслык» газетасы редакторы.

Хәмит Мөхәммәтшин 1966-1968 елларда Ленинград партия мәктәбендә укый. Диплом алганнан соң, 1968-1970 елларда, Минзәлә район газетасы редакторы. 1970 елда «Социалистик Татарстан» газетасының үзхәбәрчесе Хәмит Нәҗип улы КамАЗ, яңа шәһәр төзелешен яктыртырга гаиләсе белән Чаллыга күченеп кайта. Лаеклы ялга чыккач, 1994 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Тукай районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасында эшләде. Тынгысыз, эзләнүчән журналист, ул Тукай районының авыл эшчәннәре, КамАЗ төзүчеләр турында дистәләгән зарисовкалар, очерклар, сәяхәтнамәләр авторы, бүгенге көндә дә киң файдаланыла торган «Русча-татарча сүзлек» китабын төзүчеләрнең берсе. Тукай районы хезмәтчәннәренә багышлап язылган «Еллар һәм кешеләр», «Җир улы» дигән очерклар җыентыклары, «Районның атаклы кешеләре» китабының авторы.

Хәмит Нәҗип улының хезмәте югары бәяләнде. Ул СССР Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы, күп төрле медальләр белән бүләкләнде, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Алтын йөрәкле, үткен каләмле, бөтен гомере юлларда үткән талантлы журналист арабыздан китте. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр.

Ф.М. Камаев, Р.И. Закиров, Х.Г. Сабитов, Г.С. Зарипов, И.М. Әхмәтгәрәева, З.М. Нәбиуллина, С.Г. Минсафин, Г.Г. Хәйруллин, Р.Х. Имамов һәм «Якты юл» («Светлый путь») газетасының бүгенге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев