Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – студентлар, иртәгә – оешма хезмәткәрләре, яисә Яшьләребез районга эшкә кайтырмы?

Студентлар көне уңаеннан югары уку йортларында белем алучы тукайлылар арасында сораштыру үткәрдек. Сәләтле, ипле, тырыш, русча да, татарча да матур сөйләшүче яшьләребез Яр Чаллы, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә укыйлар. Уку йортларын тәмамлагач, алар районыбызга кайтырмы?

Иске Абдул авылы яшьләре

 

Чулпан Сафина,
Казан дәүләт аграр университеты, «Бухучет, анализ һәм аудит», 3 курс:
«Булачак һөнәремне үзем сайладым. Уку ошый. Казан шәһәре, яңа кешеләр белән таныштым, төрле бәйгеләрдә катнашам. Быел республика күләмендәге «Студент язы» конкурсында «Илкәем» дип аталган татар халык җырын башкардым һәм «Халык вокалы» номинациясендә беренчелекне яуладым. Миңа шушы уку йортына керергә мөмкинлек тудырган һәм һәрдаим ярдәм итеп торган өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Укуымны тәмамлагач, туган якларга кайтырмын дип уйлыйм. Бухгалтерлар төрле тармакларда, оешмаларда кирәк. Авыл хуҗалыгында да бу һөнәр иясе эшсез калмас дип саныйм».

Илсаф Мәүләвиев,
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, «Физкультура һәм спорт», 3 курс:

«Спортны бик нык яратам, мәктәптә укыганда ук физкультура укытучысы булам, дип төгәл карар кылган идем. Документларны педагогия университетына тапшырдым, башка уку йортларына барып та тормадым. Укуны калдырырга яратмыйм, сессия чоры җиткәч, бу бик нык булыша. Мин «3»ле билгесенә риза булып кергән очракта да, укытучылар журналдан карый да, минем лекцияләрне калдырмый йөргәнемне, тырышлыгымны күреп, югарырак билге куя. Кайчакта әле өстәмә сораулар да биреп тормыйлар. «Автомат» алган очраклар да булды - андый чакта гел рәхәт. Мәктәп укучыларына шуны әйтәсем килә - тырышып укыгыз, киләчәктә җиңел булачак. Әти-әниемә, мәктәптә укыткан барлык укытучыларыма бик зур рәхмәт! Хәзерге кебек тырышып укыган булсам, гел «4»ле, «5»легә генә бетерер идем мәктәпне. Чыгып киткәч кенә аңладым шул. Югары белем алгач, авылга кайтырмын дип торам, чөнки авылда рәхәт».

Мерәс авылы яшьләре

 

Ильвина Мөхәммәтдинова,
Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ, «Предприятиеләр икътисады һәм оешмалар белән идарә итү», 2 курс:

«Миңа икътисадны өйрәнү ошый. Башта бераз икеләнгән идем, ә хәзер төгәл әйтә алам - бу нәкъ минем өчен, мин дөрес юлны сайлаганмын. Бүгенге көн истә калырлык булды. Әле яңа гына, бер сәгать элек, математика экзаменын биреп, кышкы сессияне гел «5»легә генә яптым, шуңа күрә сөенеп, «очып» йөрим. Әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәтлемен. Көннән көн үткән саен, ә сессия чорында аеруча, мәктәптә биргән белемнәрнең кирәклеген аңлыйсың, бу чын мәгънәсендә бер хәзинә. Сыйныф җитәкчем Фирүзә Мөсәвир кызы Фәрвәевага рәхмәт. Мин аны «икенче әни» дип йөртә идем, әле дә аралашып торабыз. Укуымны бетергәч, авылга кайтырмынмы, Казанда калырмынмы - төгәл әйтә алмыйм. Кызларның бит әле кияүгә дә чыгасы бар, яшәү урыны шуның белән дә бәйле».

Раил Сәйфуллин,
Казан дәүләт аграр университеты, «Транспорт-технологик машиналар һәм комплексларны эксплуатацияләү», 2 курс:

«Әтием Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш инженер булып эшли. Ул мине бәләкәйдән үк үзе белән ияртеп эшкә, техника янына йөртте. Бәлки шул чактан ук техниканы яратып калганмындыр. Җәен энекәшем Флүр белән комбайнда эшлибез. Мин комбайнчы, ул - ярдәмче. Университетта укырга авыр түгел, тиз өйрәндем. Экзамен көнне һәрбер ишеккә уң аяктан керсәң, уңышлы үтәчәк, дип ышана студент халкы. Шулай да, ул гына җитмәс, тырышып укырга кирәк, кайбер имтиханнарны тапшыру өчен ныклап әзерләнергә кирәк. Әти-әниемә мине тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт. Югары белемле инженер булгач, районга кайтып эшләргә ниятлим».

Иске Байлар авылы

 

Хәлим Шәйхетдинов,
Россия дәүләт нефть һәм газ университеты, «Нефть һәм газ чыгару юлларын эшкәртү», 1 курс, магистратура:

«Мәктәпне бетергәнче төгәл генә кайда укырга керәчәгемне белмәдем. Казанга барырга иде исәп. Документларны КДЭУ, КМТТУ, КФУга бирдем. КФУны сайладым, нефтьче һөнәре булса, эшсез калмам дип тә уйладым. Башта уку бик үк ошап бетмәсә дә, КФУга кергәнемә үкенмәдем. Укый торгач, студент тормышына өйрәнгәч, барысы да ошый башлады. Бакалавриатны бетергәч, сайлау алдында калдым: укуны Казанда дәвам итәргә яисә Мәскәүгә китәргә. Казаннан бик китәсе килмәсә дә, әти-әни сүзенә колак салып, Мәскәүгә китәргә булдым. Имтиханнарны яхшы тапшырып, бюджетка үттем. Хәзер инде күнектем, максатым - ике ел эчендә белемне арттырып, әйбәт кенә укып бетерергә. Укудан тыш, башкаланың төрле күренекле урыннарын да карарга онытмыйбыз. Уку чорының иң якты хатирәләре - тулай торак, үзебезчә «общага» белән бәйле. Ул үзе бер аерым дөнья. Сессия вакытында булган бер хәл дә истә калды. Зачетка озаграк әзерләнеп, будильник куймыйча йокларга ятканмын һәм йоклап калганмын. Мин килеп житкәнче, зачет беткән иде инде. Укытучыны табып, зачет кабул итүне сорагач, ул рөхсәт итү генә түгел, хәтта семестрда әйбәт укыдың дип, «автоматом» «5»ле куйды. Әти-әниемә рәхмәтле, алар миңа гел булышып торалар. Балалар бакчасы тәрбиячесе Хәмдия апа Акмалова, беренче укытучым Дания апа Акмаловага һәм барлык тәрбиячеләремә, укытучыларыма рәхмәт сүзләре җиткерәм. Һәрберсе минем шәхес буларак формалашуда билгеле бер роль уйнады. Уку беткәч үземнең туган якларыма кайтырга исәп. Ләкин эшләргә Татарстанда гына түгел, Себер яисә башка өлкәләрдә туры килергә мөмкин - мин сайлаган һөнәрнең ул яклары да бар. Үземнем теләгем - Татарстанда яшәп һәм эшләп, илемә файда китерү».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев