Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Колыннар сатып алырга хәтта чит регионнардан да киләләр»

Элеккеге вакытларда тормышны аттан башка күз алдына да китереп булмаган. Ул игенчелектә дә иң төп көч булган, транспорт ролен дә үтәгән, ризык буларак та кулланылган, ир-ат өчен тугры дус, ярышларда катнашып җиңүләргә ирешә торган горурлык та булган. Бүгенге көндә, әлбәттә, игенчелектә дә, көндәлек тормышта да комбайннар, тракторлар, машиналар кулланыла. Шулай...

Күгәш авылында фермерлар Максим Павлов белән Вахит Тәхәвиев инде 12нче ел атлар үстерә, үрчетә. Икесе бергә алып барган уртак хуҗалыкта бүгенге көндә - 200 ат. Араларында бик күп титулларга ия чабышкы атлар да, шулай ук нәселле айгырлар да бар. Мал карау эшендә яллар юк, ел әйләнәсенә биредә эш кайный.

- Җәен дә, кышын да тынып тормыйбыз. Яңа көн, яңа эш дип көч куябыз. 2006 елдан бирле атлар үрчетү, сату белән шөгыльләнсәк тә, азмы-күпме яхшы табышка әле 2017 елның җәендә генә чыктык, - ди фермер Вахит Тәхәвиев.

Узган елны алар 80нән артык ат сатканнар. Хуҗалыкта нәселле авыр йөк атлары аерым фермада яши. Һәр атның үз паспорты бар.

- Әлеге нәселле айгыр, бияләрне күрәләр дә, үзләрендә дә үрчетү өчен колыннарын сатып алалар, - дип сөйли Вахит Фаяз улы. - Башка районнардан, чит регионнардан, бигрәк тә Башкортстан якларыннан киләләр.

Хуҗалыкка атларны сатып алу өчен генә түгел, экскурсиягә дә киләләр. Җәй айларында шәһәрдән яшүсмерләр күп җыела. Ат карау эшендә үзләренең кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, атка утырып йөрергә өйрәнәләр, шулай ук атларның үзләренә дә кеше белән аралашу үзенә күрә бер юаныч булып тора. Күгәш, Сәмәкәй, күрше-тирә башка авылларга әби-бабайларына кунакка кайткан бала-чага да, бирегә килеп, атлар карарга ярата.

Вахит абый үзе тумышы белән шушы Күгәш авылыннан. Гомере буе җир, мал-туар эшендә булган.

- Әтием 30 ел колхозда бригадир булып эшләде, - дип сөйли ул. - Аның эшен дәвам итеп, 1998-2005 елларда мин дә бригадир булдым. Тик, заманалар үзгәреп, колхозлар таралгач, шул шартларга яраклашырга туры килде. Җир алып, атлар, үгезләр үстерә башладым, - дип сөйли Вахит Фаязович.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы гаилә эшенә әверелә. Вахит абыйның кызы хуҗалыкта исәп-хисап эшләрен алып бара. Кияве исә Вахит абыйның чып-чын ярдәмчесе. Атлар фермасында барлыгы биш кеше эшли. Шулай ук үзләренең мал табибы, ярыш атларының тренеры да бар.

Максим Павлов белән Вахит Тәхәвиевның киләчәккә ниятләп торган эшләре дә зурдан: «Әле моңарчы дәүләттән ярдәм алмыйча, бары тик үз көчебез белән генә эшләдек, үстек. Хәзер исә ит комбинаты булдыру нияте белән янып йөрибез. Үзебездә җитештерелгән итне үзебез эшкәртеп сату безнең максатыбыз. Бу өлкәдә, әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка бик авыр», - дип Вахит Фаязович планнары белән уртаклашты.

Нәселле чабышкы атлар - хуҗалыкның горурлыгы

Фермерлар Павлов белән Тәхәвиев хуҗалыгында нәселле чабышкы атлар өчен махсус ферма салынган. Бүгенге көндә хуҗалыкта биш чабышкы ат бар. Җәй буе алар Казан ипподромында яшәгәннәр, көзен Күгәшкә кайтканнар. Аларның рационы, тренировкалары чып-чын спортчыларныкы кебек төгәл билгеләнеп куелган, һәр көн расписание белән уза. Тренер-жокей Денис Ломакин әйткәнчә, атнасына бер көн - якшәмбе ял, калган көннәрдә аерым мускул группаларын, сулыш алу системасын ныгыту өчен төрледән-төрле күнегүләр, тренировкалар үткәрелә. Температура -25 градустан түбән булса, спортчы атларны урамга чыгармыйлар.

- Атларны бит урамга бары тик өстенә утырып йөрү өчен түгел, ә җитди күнегүләр өчен алып чыгабыз. Алар тирли. Суык көндә исә авырып та китәргә мөмкиннәр, - ди Денис Александрович.

1нче категорияле тренер Денис Ломакин Яр Чаллы шәһәреннән, хуҗалыкта атлар белән беренче көннәрдән үк шөгыльләнә. Һәр атның үз характерын, үз үзенчәлеген, рационын белә. Тренер-жокей һөнәрен ул Пятигорск шәһәрендә политехник көллияттә үзләштергән. Һөнәри карьерасын 3нче категориядән башлаган тренер бүгенге көндә 1 нче категорияле югарылыкка күтәрелгән, хәзер мастер исемен алырга йөри.

- Атлар барысын да сизеп, аңлап торалар. Ярышка әзерләнү тренировкаларында алар аеруча түземлелек, үҗәтлек күрсәтәләр. Ә ярыш көнен, гәрчә үзең тел белән әйтмәсәң дә, барыбер беләләр, - дип сөйли Денис. - Җиңсәләр, һәр ат шатлыкны үзенчә кичерә. Шулай да һәрберсендә дә горурлык хисе ташый башлый, күзләре очкындай яна. Ә җиңелү вакытларында бик кайгыралар, күңелләре төшә.

Хуҗалыкта дүрт инглиз, бер гарәп токымлы ат бар. Алар җәй буе Казан, Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә төрле ярышларда катнашалар. Тренировкалар җәен иртәнге 4-5 сәгатьләрдә, кышын исә төшке вакытта уздырыла. Эписоуд кушаматлы инглиз токымлы ат 2013 елгы Универсиада вакытында уздырылган ярышта Татарстан Республикасының иң яхшы ике яшьлек аты титулына ия булган. Шушы ук елны, шушы ук исемне ул Башкортстанда да алган. Денис әйткәнчә, ике яшьлек атлар өчен уздырыла торган барлык ярышларда да Эписоуд иң төп бүләкләргә лаек булган. 2014 елда Уфа, Казан шәһәрләрендә иң яхшы өч яшьлек ат булып калган. 2014 елда Мәскәүдә Президент бүләгенә уздырылган ат ярышларында ул 4нче урынга чыккан. 2016 елда Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләге ат чабышында җиңгән. Төрле ярыш-бәйгеләрдәге 22 старттан 11е - Эписоудны җиңүгә китергән.

- Чабышкы айгырлар гадәттә 10 яшькә кадәр ярышларда катнаша. Соңыннан инде, лаеклы ялга чыгып, нәсел аты булып, яңа чабышкыларга юл бирә, - диде Вахит Тәхәвиев.

Кымыз җитештерү ниятеннән кире кайтканнар

Сыер, кәҗә, сарык сөтендә казеин бар. Ә ана сөтендә, бия сөтендә - альбумин. Шуңа күрә әби-бабаларыбыз, баланың әнисендә имезергә сөт бетсә, аңа бия сөте бирә торган булганнар. Павлов фермерлык хуҗалыгында да бия сөтеннән кымыз җитештерү турында уйлап караганнар. Тик бу нияттән кире кайтканнар.

- Бияләрнең сөтен алсак, колыннарга аз кала, ә бездә бит нәселле авыр йөк атлары. Аларга нәкъ менә колын чагында бөтен файдалы матдәләрне туплап, организмнарын ныгытып калырга кирәк. Сөт җитмәсә, алар зәгыйфь булып үсәрләр иде. Шуңа күрә бу уйдан кире кайттык, бияләрнең бар сөтен үз колыннары эчеп бара, - дип белдерде Вахит Тәхәвиев.

Атның кан төркеме башка

Атлар белән шөгыльләнүче танышым сөйләгән иде. Бер мал табибы моннан һәрвакыт ат ите сатып ала икән.
- Бик яратасыңмени ат итен, ник болай еш аласың? - дип кызыксынган бу.
Мал табибы болай дип җавап биргән:
- Атларның кан төркеме югары. Шуңа күрә ат итенең, гәрчә пешерелмичә дә, ысланып кына казылык ясалган булса да, генотип ягыннан да, кан төзелеше, биологик, бактериологик яктан да кеше организмы өчен бер куркынычы да юк, - дип аңлаткан белгеч.
Кешедә кан 1, 2, 3, 4нче төркемнәргә аерыла. Сыер каны - 12нче төркем. Атта исә - 37, 38нче төркем кан. Дуңгызларда кан төркеме - 4нче. Шуңа күрә дә дуңгыз итен я җитәрлек пешереп бетермәсәң, я кыздырып бетермәсәң, хайванда булган бөтен чир ничек бар, шулай кешегә йога икән.
Шулай да ат итенең дә үзенең куркынычы бар. Тукай районы ветеринария берләшмәсе лабораториясе мөдире Габбас Шәехов әйткәнчә, атларда меланоз авыруы очрый, бигрәк тә ак атларда. Мондый авырулы атның итен ашарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев