Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулыма каләм алдым

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл»ның алдагы санында без сезне Күзкәй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче хөрмәтле якташыбыз Роза Биктимерова шигырьләре белән таныштырып үткән идек. Роза ханымның шигъри тәлгәшләрендә сагыну-сагыш та, туган як табигатенә соклану да, ата-аналарга мәдхия дә, уйландыра торган тормыш сикәлтәләре дә бар. Бу санда...

Кышкы каникуллар

Каникуллар башланды
Тау шуалар малайлар.
Кызлар да алардан калмый
Сикергәләп чабалар.
Биек тауның башында
Утырасың чанага,
Колакларда җил сызгыра
Таудан төшкән чагында.
Сикәлтәдән очасың
Карга барып чумасың,
Тиз генә торып чапмасаң,
Башкаларны «кочасың».
Колакларны чеметтерә,
Битләр ут кебек яна.
Әйтегезче, кайда соң бар
Мондый рәхәт дөньяда?!
2013 ел.

Яңа ел алдыннан

Әхмәт бүген көндәгедән
Бераз иртәрәк торды.
Тиз-тиз генә киенде дә
Ишек алдына чыкты.
Урамда бүген күңелле
Әллә бәйрәм булганга,
Күктән салмак кына итеп
Йомшак ап-ак кар ява.
Машиналар ак тун кигән,
Җир ак юрган ябынган.
Чыршылар да тынып калган
Кыш Бабайны сагынган.
Агачларга ак кар сарган,
Йөрим әкият илендә,
Күңелдә бәйрәм шатлыгы,
Йөрәгем дөп-дөп тибә.

Туган як

Авылым минем, газиз бишегем,
Син мине тибрәтеп үстердең.
Яшәргә көч бирдең, канатлар үстердең
Тормышның күгендә очарга.
Күптән киттем синнән, туган авылым,
Сирәк кайтам сине күрергә.
Таш каланың урамнары иркен,
Асфальт таптыйм шәһәр җирендә.
Урамыңның җылы тузанында
Без ясаган өйләр, чыршылар.
Бер мизгеллек кенә булсалар да,
Күңелемдә мәңге яшиләр.
Җылы яңгыр юган үләннәрең,
Зәңгәр күктә якты кояшың,
Төнге күктә сихри йолдызларың
Була иде минем сердәшем.
Еллар үткән саен якыная
Бала чакның ерак көннәре.
Басу юлларыннан эзлим
«Чебиләгән» аяк эзләрен.
Йөрәгемне чеметеп искә төшә,
Сагындырып мәктәп еллары.
Их, кайтасы иде бер мизгелгә,
Эзләп табып үткән елларны.

Яз

Кичә язның тәүге көне иде,
Ябалак-ябалак кар яуды,
Балаларны сөендерде,
Агачларны киендерде,
Әкият итте дөньяны.
Әйтерсең лә бөтен дөнья
Ап-ак юрган ябынган.
Машиналар ак «шалашта»
Кар эченә сыенган.
Ай-вай дидем, эш күбәйгән
Юл ачучы агайларга
Иртә таңнан селти алар
Көрәкләрен бер уңайга.
Балалар бакчага бара,
Укучылар - мәктәпкә,
Әти-әни эшкә ашыга
Соңармасын, әлбәттә.
Озак та үтми кояш чыкты,
Кыш Бабайны «елатты».
Көз үткәч килерсең диеп,
Мин дә аны юаттым.

Фото Тәнзилә Шәйхнурова тарафыннан бирелде.

Бу темага багышланган башка материалларны моннан укыгыз:

Шигырьләрендә тормыш мизгелләре
Якташыбыз Роза Биктимерова шигырьләрен моннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев