Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Югары катта яшәүче күршеләрем фатирымны суга бастырса, миңа нәрсә эшләргә?

Гражданлык кодексының 210 маддәсендә болай диелгән:"Канунда яки килешүдә ашкача каралмаса,милекче үзенең милкен тотуга үзе җаваплы". Шулай булгач, фатирның төзек, чиста булуы да үзегездән тора. Су бастырганнар икән, я үзара килешергә, я булмаса дөреслекне суд аша юлларга кирәк. Суд аша юлаганда беренчедән, су басу шатлары күпсанлы фотосурәтләр яисә комментарийлар белән видиоязмалар...

Гражданлык кодексының 210 маддәсендә болай диелгән:"Канунда яки килешүдә ашкача каралмаса,милекче үзенең милкен тотуга үзе җаваплы". Шулай булгач, фатирның төзек, чиста булуы да үзегездән тора. Су бастырганнар икән, я үзара килешергә, я булмаса дөреслекне суд аша юлларга кирәк. Суд аша юлаганда беренчедән, су басу шатлары күпсанлы фотосурәтләр яисә комментарийлар белән видиоязмалар аша дәллиләнергә тиеш. Шулай ук судта ышанычлы дәлилләр китерерлек ике-өч шаһитың булуны да алдан хәстәрләргә кирәк. Бер үк вакытта УК яки ТСЖдагы җаваплы кешеләргә дә хәбәр итегез.Моны диспетчерлык хезмәтендә гариза калдыру юлы белән эшләргә мөмкин.Ул килгәнче фатирны суга бастырулары турында акт төзелә. Аның бер нөсхәсен сезгә калдыруларын таләп итегез. Судта бу да сезнең бер дәлилегез була.

Проблеманы хәл итү өчен, алдын әйткәнемчә, ике юл бар.Берсе- күршең белән үзара килешеп, килгән зыянны ирекле түләү. Баша килгән зыянны бәяләү өчен эксперт нәтиҗәсе кирәк. Билгеле, бу матди чыгым сорый. Борчылырга кирәкми, эшне судта караганнан соң чыгымнарны гаепле як түли.

Гражданлык-процесуаль кодесның 38 маддәсе 1 пунктында бу хакта болай диелгән:әлеге Кодексның 96 маддәсе 2 нче өлешендә каралган очрактан кала, суд карары кем файдасын яклаган булса, суд барлык чыгымнарны икенче яктан түләтә. Әгәр дә дәгъва өлешчә генә канәгатьләндерелгән булса, әлеге маддәдә каралган суд чыгымнарын, суд канәгатьләндергән дәгъва таләпләре күләменә туры килә торган суммада дәгъвачыга йөкләнә,җавапка тартылучыга дәгъвачының кире кагылган таләпләргә туры килгән өлеше түләтелә.

Шунысы мөһим-бөтен эшнең рәсми рәвештә расланган документлары, ягъни квитанцияләре,килешүләр, башкарылган эшләрне бәяләгән акты булырга тиеш. Гаепле якның судта булуы улкадәре үк мөһим түгел, аның тиешенчә чакырылган булуы шарт.

Шулай итеп, судка мөрәҗәгать итү өчен булган документлар өстенә сезнең гаризагыз, ремонт эшләренең сметасы, материаль чыгымнарыгызны раслаучы кәгазьләр һәм торак бинага хуҗа булуыгыз турында милекче хокукын раслаучы документ кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев