25 июль 2022 яңалыклары
-
Яулыгы белән идән юдым...
Бу хатны яза башлаганда күп нәрсәне аңламаган яшь килен идем...
-
Шәп юллардан әле йөрербез
Тукай районында Әҗмәкәйгә таба Хайер Корпорациясе урамы буенча юлны киңәйтергә һәм боҗра ясарга җыеналар. Бу авылларга, бакчаларга баручылар өчен уңай булыр иде. Хәзер авылларга кайтучылар да, бакчаларга баручылар да светафорда озак-озын бөкеләрдә торалар. Ял көннәрендә исә биредә хәл тагы да катлаулана. Шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләр дә әлеге юлларда “интегәләр”. Ниһаять, бу юлны үзгәртүгә керешергә планлаштыралар. Хәзер проектлаштыру эшләре тәмамланып килә.
-
Пенсионерларга сөенче
1 августтан пенсионерларның пенсиясе арта. Эшләмәүче генә түгел, эшләүчеләргә дә кагыла бу. Бу хакта “Известия” Россия Пенсия фонды мәгълүматларына таянып яза.
-
Субсидияләр алырга була
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.
-
Яшьләргә – грантлар
30 июльдә Казанда «Яшьләр эше» дигән бушлай белем бирү программасы старт ала: 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр эш башлаучы эшкуарлар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә бизнес ача һәм, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, ярты миллион сумга кадәр грант ала алачаклар. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МКК нең «Минем бизнес» үзәге оештыра. Укулар остазлар – бизнес милекчеләре һәм коучлар җитәкчелегендә узачак.
-
Кодлы сүз кулланыгыз
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, алган түләүләр турында персональ консультация алу өчен Россия Пенсия фондының Бердәм Контакт-үзәге телефонына шалтыраткан татарстанлыларның 50% проценты кодлы сүз кулланды.
-
Кайнар линия телефоны эшли
Ау сезоны алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 211-71-89 кайнар линия телефоны эшләве турында искә төшерә. Телефон ведомство эш графигы нигезендә дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00-18:00 һәм җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьтә эшли.
-
Җәйнең кадере эштән күренә
Тукай районында халык мәнфәгатен кайгыртып, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре кызу темпларда дәвам итә. Җәй кыска чор, өлгереп калырга кирәк, диләр ремонтчылар. Яңа поселогында район мәдәният йортында һәм аның янында барган төзекләндерү эшләрен башкаручылар да тырышып хезмәт куялар. Яңгыр явып борчымаганда тизрәк урамдагы эшләрне башкарырга тырышалар. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге поселокта барган төзекләндерү эшләрен күз уңында тота. Атна саен биредә җитәкчеләр белән берлектә киңәшмәләр оештырыла. Район башлыгы башкарарылган эшләргә бәя биреп кенә калмый, яңа үзгәрешләр кертергә кирәклеген дә күрсәтә, тиз арада ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкаруны таләп итә.
-
Ашлаган җир аш бирер
Чәршәмбе, 20 июль көнне «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе базасында «2022 елда агрохимия эшләренең барышы һәм алда үтәләсе бурычлар» дип исемләнгән семинар-киңәшмә үтте. Кырыкка якын кешен җыйган семинарда ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Татагрохим» ҖЧҖе генераль директоры Наил Гобәйдуллин, «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе директоры Рифкать Шәфигуллин, район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм төрле районнарда урнашкан «Агрохимсервис» җәмгыяте предприятияләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.