Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашлаган җир аш бирер

 Чәршәмбе, 20 июль көнне «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе базасында «2022 елда агрохимия эшләренең барышы һәм алда үтәләсе бурычлар» дип исемләнгән семинар-киңәшмә үтте. Кырыкка якын кешен җыйган семинарда ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Татагрохим» ҖЧҖе генераль директоры Наил Гобәйдуллин, «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе директоры Рифкать Шәфигуллин, район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм төрле районнарда урнашкан «Агрохимсервис» җәмгыяте предприятияләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Семинарга килүчеләрне иң элек Тукай районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев сәламләде: 
– Авыл хуҗалыгы химиясе предприятиесенең уңышлы эшләве аның кайда урнашуына да бәйле. Рифкать Минвәлиевич җитәкләгән бик уңышлы, юл буенда урнашкан. Безнең авыл хуҗалыгы җитәкчеләре өчен  ашлама килеп алу өчен дә, прдеприятиенең эше өчен дә бу бик уңай урын. Аннары Рифкать Шәфигуллин белән без һәрчак уртак тел табып, тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Бүген безнең районда урнашкан әлеге предприятиенең эше белән танышып, аның территориясен карап чыкканнан соң ышанам, сездә бары тик уңай тәэсирләр генә калыр. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, бергә хезмәттәшлек итүебезне теләп калам, – диде ул.  
 «Тукай агрохимсервис» җәмгыяте директоры Рифкать Шәфигуллин да кунаклар алдында чыгыш ясап, предприятиенең эше белән таныштырды. 
– Безнең төп эшчәнлек минераль ашламаларны төяү-бушату, эче туфракны известь белән эшкәртү. Агымдагы елда Тукай районында 3572 гектар, Минзәлә районында 2346 гектар мәйдандагы туфракка известь кертү планга кергән. Әлеге эшләрне башкару өчен 5 техника берәмлегеннән торган бригада оештырылган. Моннан кала, соңгы елларда Круглое Поле поселогындагы минераль ашламалар базасында 5 млн. сумга 250 метр озынлыктагы тимер юл, 221 метр озынлыктагы тимер юл тупигы, гараж төзелде, 4,9 млн. сумга зур мәйданлы 2 склад төзеләндерелгән. БСИда урнашкан базада исә җитештерү эшләре алып бару өчен 467, 900 һәм 952 квадрат метрлы 3 бина төзелде, – дип сөйләде Рифкать Минвәли улы. 
 Аннары, семинарда катнашучылар БСИда урнашкан база территориясен карап чыктылар һәм Иске Җирекле авылы янындагы известьләштерү кырында булып, семинарга килгән белгечләрнең туфракны известьләштерү технологиясе, аны контрольдә тоту, эш барышы турындагы чыгышларын тыңладылар. Шулай ук Иске Җирекледән соң делигация «Тукайагрохимсервис» прдприятиесенең Круглое Поле поселогында урнашкан минераль ашламалар базасын да карап, аның эше белән танышты. “Ашлаган җир аш бирер”, ди халык «Тукайагрохимсервис» предпприятиеясенең кырларда мул уңыш булсын өчен тырышлыгы мактауга лаек.
    /автор фотосы
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев