Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Субсидияләр алырга була

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.

Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр агымдагы елда үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасының түбәндәге берәр объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга бирелә: электр линияләрен, шул исәптән электр энергиясен  автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу системаларын; комплектлы трансформатор подстанцияләрен; су белән тәэмин итү системаларын; юлларны.
 Субсидияләр бирү түбәндәге нәтиҗәләрдән чыгып  биреләчәк: ремонтланган электр челтәрләренең озынлыгы, ремонтланган комплектлы трансформатор подстанцияләренең саны, ремонтланган су белән тәэмин итү системаларының озынлыгы һәм ремонтланган юлларның озынлыгы, ремонтланган юлларның мәйданы.
Заявкаларлар 14 июльдән 25 июльгә кадәр кабул ителә, сайлап алу 26 июльдән 8 августка кадәр уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев