Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәп юллардан әле йөрербез

Тукай районында Әҗмәкәйгә таба Хайер Корпорациясе урамы буенча юлны киңәйтергә һәм боҗра ясарга җыеналар. Бу авылларга, бакчаларга баручылар өчен уңай булыр иде. Хәзер авылларга кайтучылар да, бакчаларга баручылар да светафорда озак-озын бөкеләрдә торалар. Ял көннәрендә исә биредә хәл тагы да катлаулана. Шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләр дә әлеге юлларда “интегәләр”. Ниһаять, бу юлны үзгәртүгә  керешергә планлаштыралар.  Хәзер проектлаштыру эшләре тәмамланып килә. 

Быел исә Хайер корпорациясендә  автозаправкалардан бераз алга таба юлның беренче этабын төзекләндерәчәкбез, дип белдерделәр. Киләсе этап озынлыгы буенча кыскарак, әмма чишелеш һәм су үткәргечләрне саклау хисабына катлаулырак һәм чыгымлырак, ди белгечләр.
– Тракторий буенча юл «Чаллы-Водозабор» республика маршруты белән туры килә. Бу җитди эш – бер ярым диаметрлы торбаларны саклау, һәр торбага футляр кирәк. Бу бик зур чыгымнар таләп итә , - дип сөйләде юл төзекләнднрү компаниясе директоры Таһир Сөнгатуллин. -Юлның озынлыгы 1,5 км. һәр юнәлеш ике полосага кадәр киңәйтелә, тротуарлар төзелә. Сумма-340 млн. икенче, озынлыгы 800 метрдан артык, юл эшләре якынча 200 млн. сумга төшәчәк һәм тагын шул кадәр үк торбаларны саклауга. Икенче этап Яңа поселогы борылышы районында боҗралы хәрәкәт белән тәмамланачак.
     Башланган эш беткән эш, ди халык. Әҗмәкәй юлы төзекләндерелсә районыбыз халкы өчен бик яхшы булачак, район хакимияте бу башлангычны хуплый һәм ярдәмгә әзер. Иң мөһиме кешеләргә яхшы булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев