Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйнең кадере эштән күренә

Тукай районында халык мәнфәгатен кайгыртып, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре кызу темпларда дәвам итә. Җәй кыска чор, өлгереп калырга кирәк, диләр ремонтчылар. Яңа поселогында район мәдәният йортында һәм аның янында барган төзекләндерү эшләрен башкаручылар да тырышып хезмәт куялар. Яңгыр явып борчымаганда тизрәк урамдагы эшләрне башкарырга тырышалар. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге поселокта барган төзекләндерү эшләрен күз уңында тота. Атна саен биредә җитәкчеләр белән берлектә киңәшмәләр оештырыла. Район башлыгы башкарарылган эшләргә бәя биреп кенә калмый, яңа үзгәрешләр кертергә кирәклеген дә күрсәтә, тиз арада ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкаруны таләп итә.

Әйе, Яңа поселогында район мәдәният йорты булгач, аның штатын да булдырырга кирәк. Районыбызда булган барлык талантларны туплап, халыкка мәдәни яктан хезмәт күрсәтү зарур. Алдан язганыбызча биредә Тукайга һәйкәл дә булырга тиеш, район җитәкчесе бу мәсьәләдә җентекле эшләргә боерды. Бөек шагыйребезнең бюсты август ахырларында биредә басып торырга тиеш. 
Милли поектларны тормышка ашыру эшләренә һәр объектта җитди карарга кирәк. Район башлыгы Кенәз урта белем бирү мәктәбендә барган төзекләндерү эшләренең барышы белән дә танышты. Биредә әлегә башкарасы ремонт эшләре шактый. Мәктәп беренче сентябрьгә әзер булырга тиеш. Мәктәп яны биләмәләрен дә тәртипкә китерәсе бар, кыскасы балалар матур, заманча мәктәптә белем алсыннар өчен шактый көч түгәргә киләчәк.
Фаил Камаев тагы районның берничә милли проект программасы буенча төзелеш һәм ремонтлана торган объектларда булды. Башкарылган эш нәтиҗәләре белән танышты. Ул Новотроицкое авыл җирлегендәге ишегалларын ремонтлауның һәм Шилнәбаш авылындагы мәктәп төзелешенең барышын карады.
Рамил Зәкиев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев