Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләргә – грантлар

30 июльдә Казанда «Яшьләр эше» дигән бушлай белем бирү программасы старт ала: 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр эш башлаучы эшкуарлар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә бизнес ача һәм, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, ярты миллион сумга кадәр грант ала алачаклар. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МКК нең «Минем бизнес» үзәге оештыра. Укулар остазлар – бизнес милекчеләре һәм коучлар җитәкчелегендә узачак.

Алар бизнес-проектларны тормышка ашыруда катнашучыларны эзләнү, идеяне бәяләү этабыннан алып эксперт комиссиясе каршында тәкъдир итүгә кадәр озата барачак. Үсеш потенциалы булган чыгарылыш укучылары 100 меңнән 500 меңгә кадәр дәүләт грант ярдәме алу мөмкинлегенә ия булачак. Финанслауны бинаны арендалауга яки ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга, паушаль түләүгә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм башкаларга юнәлдерергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев