25 май 2018 яңалыклары
-
Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара
“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.
-
Татарстанда төнлә туфракта -1 градуска кадәр кырау көтелә
Ял көннәрендә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
-
Почтальоннар арасында бүләкләр уйнатабыз
Агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясенең нәкъ кызган чагы. Вакытлы матбугат чаралары өчен бу бик мөһим һәм киләсе алты айга нинди тираж белән керүне билгели торган җитди чор. Бу өлкәдә без даими укучыларыбызга һәм почта хезмәткәрләренә таянабыз.
-
Сәмәкәй авылы мәктәбе биш кошчыгын очырды
Кичә районның һәр мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен бу аеруча дулкынландыргыч мизгелләр. Аның шулай икәнен еллар узгач, тормыш дип аталган чиксез дәрьяның дулкыннары эчендә кайнаганда гына аңлыйсың. Ак бантлар таккан, ак канатлы алъяпкычлар, ап-ак күлмәкләр кигән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларның балкып торган күзләренә карап, мәктәп еллары ул бишектә тирбәлгән кебек кенә булган икән, дип уйлап куясың.
-
Язгы культураларны чәчү ахырына якынлаша
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 май иртәсенә районда 47,5 мең гектар мәйданда чәчү башкарылган, бу пландагы мәйданның 95 проценты дигән сүз. Шул исәптән 7,6 мең гектарда азык культуралары чәчелгән, 137 гектарда бәрәңге, 102 гектарда яшелчә утыртылган. Язгы бөртекле культураларны чәчү ахырына якынлаша. «Чаллы яшелчәсе+», «Гигант», «Кама-Бекон», «Ярыш», «Кама», Сәйдәшев исемендәге, «Биклән», «Вилданов» хуҗалыклары, «Тукай азык-төлек корпорациясе чәчүне тәмамлау алдында. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты.
-
Кичә соңгы кыңгырау чыңлады, бүген – имтиханнар
Кичә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Унберенче сыйныфны быел районда барлыгы 84 укучы, тугызынчыны 315 бала тәмамлый. Узган ел белән чагыштырганда, унберенчене тәмамлаучылар саны 1 кешегә генә кимегән.
-
Иртәнге күнегүләрне – хокук сакчылары белән бергә
«Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик акция кысаларында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Новотроицкое мәктәбенә чыкты. Алар анда укучылар өчен иртәнге зарядка үткәрделәр.
-
«Җанга тигән» сорау – авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен уңайлы урын булмау
Районда Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы узды. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Тукай, Минзәлә, Мөслим, Алабуга районнарының эшмәкәрләре белән очрашты. Биредә эшмәкәрләр дәүләт органнары җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
-
Тинчурин театрының "Гомер буе сине көтәм" спектакле
.
-
Казанда мигрантларның полиция хезмәткәренә һөҗүм итүен видеога төшергәннәр
Таҗикстан гражданнары базарларның берсендәге законсыз корылманы сүтүгә каршылык күрсәтергә омтылган.
-
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Дәүләт Киңәшчесе, тел мәсьәләсен хәл итүнең оптималь юлы табылыр, дигән ышанычын белдерде.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген кояш кызарып чыкса, җәй эссе килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ