Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почтальоннар арасында бүләкләр уйнатабыз

Агымдагы елның икенче яртысына язылу кампаниясенең нәкъ кызган чагы. Вакытлы матбугат чаралары өчен бу бик мөһим һәм киләсе алты айга нинди тираж белән керүне билгели торган җитди чор. Бу өлкәдә без даими укучыларыбызга һәм почта хезмәткәрләренә таянабыз.

Шушы уңайдан «Якты юл» газетасы яңа конкурс игълан итә. Газетага иң күп яздыручы почта хезмәткәрләрен ачыклыйбыз һәм аларга истәлекле бүләкләр – электр чәйнекләре, утюглар, үлчәүләр, чәч алу җиһазлары тапшырабыз. Конкурсыбызның иганәчесе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеев.
Конкурсның шартларына килгәндә, почта хезмәткәрләре «Якты юл» яки «Светлый путь» газетасына халыкны яздыра һәм шушы квитанцияләрнең күчермәсен редакциягә юллый. Комиссия әгъзалары аларның дөреслеген карый, бер үк квитанция төрле кешегә кермәгәнлеген тикшерә, почта бүлекчәсе хезмәт күрсәткән авылларда ничә адрес барлыгын ачыклый. Тагын бер мөһим шарт – әлеге почта бүлекчәсендәге абунәчеләр саны беренче яртыеллыкта булган күрсәткечтән әзрәк булырга тиеш түгел. Шулай итеп, комиссия әгъзалары әлеге почта хезмәткәренең ничә процент халыкны яздыра алганлыгын билгели. Иң актив хезмәткәрләргә бүләкләрне июль аенда редакциядә тапшырачакбыз. Квитанцияләрне 7 июльгә кадәр кабул итәбез.
Конкурс нигезләмәсе белән тулысынча газета сайтыннан танышырга була.
Укучыларыбыздан әлеге конкурста активлык күрсәтүләрен көтеп калабыз, почта хезмәткәрләренә исә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев