Сәмәкәй авылы мәктәбе биш кошчыгын очырды

Кичә районның һәр мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен бу аеруча дулкынландыргыч мизгелләр. Аның шулай икәнен еллар узгач, тормыш дип аталган чиксез дәрьяның дулкыннары эчендә кайнаганда гына аңлыйсың. Ак бантлар таккан, ак канатлы алъяпкычлар, ап-ак күлмәкләр кигән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучыларның балкып торган күзләренә карап, мәктәп еллары ул бишектә тирбәлгән кебек кенә булган икән, дип уйлап куясың.
Сәмәкәй авылы мәктәбендә 46 укучы белем ала. 9нчы сыйныфны 5 укучы тәмамлады. Аларны алда дәүләт сынаулары көтә. Аннан соң инде һәркайсы үз сукмагыннан тормышка юл салачак. Әлфинә Аждер, мәсәлән, шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Аның исәбе Яр Чаллы медицина көллиятенә укырга керү. Айдаш Гыйззәтуллин исә автомеханика техникумына керергә тели. Алмаз Гыймаев та сыйныфташы белән бергә шул ук уку йортына документларын тапшырачак. Эмилия Никалина укуын Яр Чаллының 3нче мәктәбендә дәвам итәргә ниятләп тора. Ә мәктәпнең, Сәмәкәй авылының гына түгел, Тукай районының сандугачы, бик оста җырчы кыз Ләйлә Сөләйманова Яр Чаллы сәнгать көллиятенә укырга керү турында хыяллана.
Башлангыч сыйныф укытучылары Инзилә Шәмсетдинова һәм Сәет мәктәбендә укыткан Тәнзилә Хаҗиева хәзер инде җиткән кыз-егетләр булып басып торган укучыларның әле яңа гына 1нче сыйныфка аяк басуларын хәтергә төшерделәр. Ул елларда балаларга кытлык булып, 1нче сыйныфка бары бер бала – Айдаш кына керергә тиеш булган. Булачак сыйныф җитәкчесе уку елы якынлашканда Гыйззәтуллиннарга китә.
– Айдаш үзе дә, әнисе дә печәнгә киткән булганнар, өйдә юк иделәр. Бераз көтеп торгач, кайтып та җиттеләр. Мине күргәч, Айдашка: «Менә сине укырга алып китәләр, укытучың килгән», – дип әйттеләр. Ул бераз куркып та калды әле. Мине үзен хәзер үк алып китә дип уйлаган икән. Шулай итеп, Айдашка иптәш булыр дип, июль аенда гына 6 яше тулган Ләйләнең әти-әнисе белән сөйләшеп карарга булдык, – дип сөйләде Инзилә Фәйзелхановна.
Ләйләнең әнисе Рушания апа риза була. Шул арада авылга Эмилия күченеп кайта. Һәм алар өчәү булалар. Соңрак Әлфинә өстәлә, һәм 5нче сыйныфтан Сәет мәктәбеннән Алмаз килә.
Мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов укучыларга һәрберсенә матур теләкләр әйтте, киләчәктә дә, туган мәктәпне онытмыйча, аларга белем нуры биргән укытучыларның йөзләренә кызыллык китермичә, чын кеше булып яшәүләрен теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 17:25Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта,ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннән соң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.5400
-
12 август 2022 - 15:50Елан чакса нишләргә? Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.5500
-
12 август 2022 - 13:38Җәйнең ямьле кичендә Иске Абдул авылында физкультурачылар көненә багышланган матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абыйлар йорты каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.5400
-
12 август 2022 - 11:32“Адашкан” акча килсә Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин икән.6700
-
12 август 2022 - 10:30Мәктәпләр уку елына әзерләнә Тукай районы авылларындагы мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.6900
-
12 август 2022 - 09:22Пенсия яшенә җитү генә аз 1961 елда һәм соңрак туган кешеләргә картлык буенча пенсия билгеләү үзенчәлекләре турында аңлатканнар. Лаеклы ялга чыгу өчен аларга билгеле бер эш стажы һәм балл тупларга кирәк. Юкса пенсиягә чыгу яше тагын 5 елга арттырылачак, дип яза PRIMPRESS.6200
-
11 август 2022 - 15:38Тынгысыз җан Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.11000
-
11 август 2022 - 12:54Дәүләт программалары үтәлә Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.11000
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.17900
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.15900
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.42700
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.13400
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.17900
-
10 август 2022 - 09:34Тимерюлчылар көне-2022 Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлда көчле, һәм ышанычлы кешеләр генә хезмәт итә. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, әнә шул курку белмәс хезмәткәрләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы17400
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.15900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика