Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичә соңгы кыңгырау чыңлады, бүген – имтиханнар

Кичә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Унберенче сыйныфны быел районда барлыгы 84 укучы, тугызынчыны 315 бала тәмамлый. Узган ел белән чагыштырганда, унберенчене тәмамлаучылар саны 1 кешегә генә кимегән.

Кнәз авылы мәктәбенең бәйрәмчә бизәлгән мәйданчыгында да ул көнне тантаналы җанлылык хөкем сөрде. Әти-әниләрнең борчылу катыш дулкынланулы карашлары да, абый-апаларының матур итеп шигырь укуларын тын да алмыйча йотлыгып тыңлаучы беренчеләрнең соклану тулы күзләре дә сәхнә түрендә басып торган 9 укучыга – Вера Абганеевага, Алсу Гатинага, Виктория Глебовага, Риназ Замановка, Артем Лобашовка, Әмир Насифуллинга, Ирина Самойловага, Ильвина Йосыповага төбәлгән. Алар – бүгенге тантананың төп геройлары. 
Олы тормыш юлына аяк басучы яшьләрне район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Ленар Авзалов котлады. Шулай ук Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, мәктәп директоры Елена Крупнова җылы теләкләрен, нәсихәтләрен җиткерделәр. 
Түрдә басып торучы егет-кызлар өчен бераз моңсу да бүген – туган йортларыннан, 11 елларын үткәргән мәктәпләреннән, һәрвакыт ярдәм кулын сузган укытучыларыннан, туганнары кебек якынайган сыйныфташларыннан аерылалар. Күңелле дә – алдагы сынауларны уңышлы гына үтеп, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнәләр.
– Мин үзем башкалабызга юл алырга – Казан федераль университетына керергә ниятлим, дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгечлегенә барачакмын. Математика һәм рус теленнән кала, имтиханны җәмгыять белеменнән тапшырачакмын. Һөнәрне үзем сайладым, әти-әниләрем күңелемә яткан юнәлешне сайлауда тулысынча ирек бирделәр, – дип сөйләде унберенчене тәмамлаучы Риназ Заманов.
Риназның сыйныфташы Виктория Глебова химия фәненнән имтихан тотачак. Ул шулай ук Казан шәһәренә юл алачак. Башкалабызда уку һәм яшәү аның хыялы икән.
Ә Камилла Пабарисова бөтенләй туган ягыннан ераклашачак. Камилла Түбән Новогород шәһәрендә тәрҗемәче һөнәрен үзләштерәчәк. 
– Сүз дә юк, туган йортыңнан, әти-әнидән аерылып бер белмәгән шәһәргә китү куркыта. Ләкин без хәзер мөстәкыйль булырга, тормышта үз урыныбызны табарга тиеш. Мәктәптә, өйдә алынган күнекмәләр безгә алдагы сынауларны җиңәргә булышыр, – диде Камилла.
Чыгарылыш сыйныфның җитәкчесе Людмила Новикова сүзләренчә, унынчыга үз белемен анык бәяләгән, бу тормышта ни теләгәнен аңлаган укучылар гына килә. Бу тугыз укучы шундыйлардан. Сүз уңаеннан, Вера Абганеева мәктәпне алтын медальгә тәмамлый.
9нчы сыйныфны исә быел Кнәз мәктәбендә 47 бала тәмамлый. Алар арасында һөнәри белем алуны быелдан ук башларга карар итүчеләр дә бар. 47 укучының 12се генә 10 сыныйфка укырга кала. Ә беренче сыйныфка керү өчен бүгенге көндә мәктәпкә 55 гариза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау Тукай районы