Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда мигрантларның полиция хезмәткәренә һөҗүм итүен видеога төшергәннәр

Таҗикстан гражданнары базарларның берсендәге законсыз корылманы сүтүгә каршылык күрсәтергә омтылган.

Казанда ике мигрантның полиция хезмәткәренә һөҗүм итүен видеога төшергәннәр. Бу хәлне Казан кешеләре, видеога төшереп, социаль челтәргә куйган.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртән полиция хезмәткәре, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте үтенече буенча, шәһәрнең бер базарындагы законсыз корылманы сүтү эшләрен күзәтеп торган.

Корылманы сүткән вакытта, ике ир-ат полиция хезмәткәре янына килеп, аңа эшендә комачауларга керешкән. Ир-атлар үзләрен бик агрессив тоткан.

Сугыш чукмарларын тоткарлап, полиция бүлегенә алып килгәннәр. Алар республикада эшләүче Таҗикстан гражданнары булып чыккан. Казанның Идел буе районы буенча тикшерү комитеты тарафыннан «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев