Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Галимов: Туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара

“Без, кызганычка каршы, барыбыз да шуңа өлеш кертәбез”, - ди җырчы.

Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты, Башкортстан Корылтае депутаты Айдар Галимов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә туган телләрне ирекле укыту буенча федераль закон проектына карата үз фикерен белдерде.

  • “Россия Федерациясендә мәгариф турында законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты Россия халыкларының, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен бары тик ата-аналар теләге белән генә, уку программасының мәҗбүри булмаган яки факультатив өлешенә генә күчерүне күздә тота.

“Мин бик ялгыш фикер йөрткәнмен икән. Элек бервакыт миннән шулай “ничек уйлыйсыз, татар теле бетүгә таба барамы, юкмы” дип сорадылар. Мин “юк инде, безнең халык көчле, безнең җырларыбыз, телебез, әдәбиятыбыз яшәячәк дип әйтеп куйдым”. Бик уйлап та бетермәгәнмен икән шул вакытта. Шуннан соң гына уйлана, фикер йөртә башладым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: безнең туган телебез яхшы якка бармый, бетүгә таба бара. Без барыбыз да, кызганычка каршы, шуңа өлеш кертәбез. Кайдадыр русча аралашабыз. Ул бездән генә дә тормый анысы, дәүләт тарафыннан да ниндидер басым ясала инде. Бу сәясәт зургарак китте. Чынлап та, болай да бик үк яхшы хәлдә булмаган татар теленә, гомумән, милләт телләренә тагын да зуррак басым ясалды. Татар теле генә түгел, башка телләр дә шул ук хәлдә”, - дип белдерде Айдар Галимов.

Җырчы бу закон проектына катгый каршы булуын әйтте. “Мин моны Конституциягә каршы дип уйлыйм. Россия халкы күп милләтле, барлык халыклар тигез хокукларга ия. Аларның үз туган телләрен өйрәнүгә тигез дәрәҗәдә хаклары бар, хәтта өйрәнергә тиешләр дип уйлыйм, чөнки телсез кеше тулы кеше түгел, миңа калса. Туган телләрне факультатив итеп кенә укыту дөрес түгел. Телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белү җитә дип уйлау да дөрес түгел, бу гына җитмәячәк. Ул мәктәп программасында булырга тиеш. Бигрәк тә, татар теле грамматикасына гына түгел, татар әдәбиятына зур роль бирелергә тиеш. Әдәбият безне коткарырга мөмкин. Әдәби телгә күбрәк игътибар бирергә кирәк”, - дип саный Айдар Галимов.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X