24 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиев: «Без булдырабыз!» сүзенең мәгънәсе тагын да тирәнәя, байый
«Үз-үзеңә, кешелек күзенә дә, халкыбыз күзенә дә карап, авыз тутырып әйтергә була: безнең кулыбыздан килә!» - ди Дәүләт Киңәшчесе.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте
Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җир эшләргә тиеш
Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җир – эшләргә тиеш
Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.
-
Рөстәм Миңнеханов: Быел юл тармагына 25,5 миллиард сум акча бирелде
ТР Президенты фикеренчә, социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда тормыш сыйфаты яхшыра.
-
Аны килен дип әйтәсе дә килми
Яраткан энебезнең әле гомер башы гына иде. Тырыша-тырмаша югары белем алды. Алабуга педагогия институтында укыганда ул Хуҗәмәт авылы кызы Рәмилә белән таныша.Чәчрәп торган кыю егет дип булмый иде аны. Тыйнак, күркәм буй-сынлы, ягымлы карашлы... Кеше күзенә керергә яратмый, әмма фикерен бик матур итеп җиткерә белә иде. Шуңа күрә тәвәккәл, төпле акыллы, эшкә кулы ятып торган авыл кызын үзенә карата алгандыр ул. Биш ел бергә укыдылар. Йөзләр арасында бер-береңне табу үзе үк Аллаһ язмышыдыр. Яшьләр укып бетергәч өйләнештеләр. Рәмиләне без барыбыз да яратып кабул иттек. Тыйнак, якты йөзле, тәмле телле, бөтерчек кебек җитез, эшчән, олыны олы итә белә, беренче көннәрдән үк ике якның да туганнарын тигез күрде. Энебез Салават та, киленебез дә Иске Дөреш мәктәбендә укыттылар. Аларның татулыгына, киңәшләшеп, бер-берсенә терәк булып дөнья көтә башлауларына сөенеп туймадык. Ике уллары, көтеп алынган тансык кызлары үсеп килә. Барысы да шөкер итеп туймаслык иде.
-
Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр – безнең ихтыярны тышкы диктатка буйсындыру омтылышы ул
ТР Президенты 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
-
2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак
Татарстан Президенты республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый.
-
Тукайлылар «Ат көне»ндә җиңү яулады
Шушы көннәрдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышлап өченче мәртәбә ат узышлары үтте. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнаштылар.
-
Зират чистарту өмәсе уздырыла
Мәңгелек йортларны чистарту, тәртипкә китерү акциясе кысаларында районда күмәк өмәләр дәвам итә. Чираттагы шундый чара 29-30 сентябрь көннәрендә Биклән авылы зиратында оештырыла.
-
Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакын арттыруны хуплады
Әлеге карар 3,7 миллион хезмәткәргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче 2,2 миллион кешегә кагылачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле
Социаль һәм электрон мәйданчыклар хакимият белән халыкның үзара элемтәсен радикаль рәвештә җиңеләйткән.
-
Татарстанда ике хатын-кыз мошенникларга ике миллионнан артык акча биргән
Алар икесе дә БАДлар өчен кыйммәтле “салым” түләгән.
-
Ана теле көн дә кирәк
Язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова татар теленең бүгенгесе һәм киләчәгенә карата фикерен белдерде.
-
Бабайлар әйткән : “Бу көннәрдә соңгы яшенле яңгырлар яувы ихтимал”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ