Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана теле көн дә кирәк

Язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова татар теленең бүгенгесе һәм киләчәгенә карата фикерен белдерде.

Тагын йөз елдан татар милләте булырмы, татар теле сакланып калырмы? Әллә Гаяз Исхакый кисәткән инкыйразга килеп җиттекме? Соңгы вакытта еш бирелә торган шушындый сорауларга тел белгечләре, язучылар төрлечә җавап бирә. Язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликованың бу мәсьәләгә үз карашы. Ул "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесенең тел язмышына бәйле сорауларына мисалларга нигезләнеп җавап бирде.

– Мәдинә апа, күптән түгел Татарстан Язучылар берлеген­дә төрле милләт язучылары катнашында “Россиянең мә­дәни кырында милли әдәбият” дигән түгәрәк өстәл узды. Кыз­ганыч, кайбер милләтләр (мә­сәлән, ненецлар) үзләрендә әдәби телнең юкка чыгуын, сөй­ләм теле генә калганын әйт­теләр. Хәзерге вәзгыятьтә татар әдәби телен дә шундый ук киләчәк көтмиме?

– Татар баласы буларак, мин кайсы телдә сөйләшсәм, шундый ук телдә язам. Сөйләм теле белән әдәби тел арасында аерма зур, әлбәттә. Әдәби тел камилрәк, сүзләргә һәм төсмерләргә күпкә баерак. Кайнар хисләр ургытырлык көчкә ия ул. Ниндидер аңлап һәм аңлатып бетереп булмый торган кодрәте бар аның. Атаклы поляк язучысы һәм әдәбият галиме Ян Парандовский үзенең әдәби осталык турындагы китабын “Алхимия слова” дип атаган. Бу юкка түгел. Чыннан да, сүзнең тылсымы, сихере бар. Һәм бу тылсым нәкъ менә әдәби әсәрләрдә тулысы белән ачыла.

Әдәби телнең юкка чыгуы, сөйләм теле генә калуы турында сүз алып барыла икән, димәк, мил­ләтнең теле гомумән ярлылана, төссезләнә, хисси тәэсирен югалта бара, әдәби әсәрләрнең сыйфаты да, кыйммәте дә түбәнәя дигән сүз. Бу инде милләтнең рухи хәлсез­лә­нүе, бетеренә баруы турында сөй­ли. Моны булдырмас өчен бу рухи хәзинәне саклау, үстерү турында бик нык кайгыртырга кирәк. Әл­бәттә, иң беренче чиратта каләм ияләренең – язучыларның бурычы бу. Мин үзем якын киләчәктә телебез зәгыйфьләнер, дип курыкмыйм. Яшь журналистларыбыз, язучыларыбыз арасында талантлылары күп бит. Затлы, тәмле телдә сөйләшәләр, язалар, алар яшәгәндә татар теле үзенең байлыгын да, кодрәтен дә, тылсымын да саклар, дигән ышанычта торам.

– Кайбер язучыларның 20– 30, иң яхшы дигәндә, 100 елдан соң татар милләте калмаячак дигән фаразы белән килешә­сезме?

– “Балам үсеп җиткәнче татар бетәчәк, кирәксез тел белән аның башын катырудан мәгънә юк”, – дигән фикер киң таралган чаклар булып торган ул. Мәсәлән, моннан җитмеш-сиксән еллар элек бу шау­­кымга күпләр би­рел­гән. Без­нең язучылар арасында да шундый елларда үскән шә­хес­ләр бар иде. Әйтик, Диас Вәлиев, Рөстәм Кутуй. Алар, һичшиксез, талантлы иделәр. Тик менә туган телне белмәү аларның бәхет­сезлеге булды. Ата-аналарының, татар бетә, дигән өмете акланмады, кире­сенчә, тагын өч-дүрт буын үсеп җиткән чорда милләт сынын турайтты, куәтен арттырды. Ә яшь­тән ана теленнән мәхрүм калган язучылар гомерләре буе безнең арада ким кеше булып яшәделәр, карарга кызганыч иде. Файдасы исә күз алдында. Аяз Гыйлә­җев­нең, Нурихан Фәт­тахның, Мө­хәм­мәт Мәһ­диев­нең балаларын гына алыйк. Татар мәктәпләре таралып беткән елларда үсте алар. Әмма безнең атаклы язучыларыбыз үз балаларын ана телендә укыту чарасын таптылар. Һәм шуның белән аларның киләчәгенә киң юл ачтылар. Хәзер бу ке­ше­ләр – га­лимнәр, язучылар, тәр­җемәчеләр – абруйлы шәхесләр. Минем, го­мумән, ана телен бе­лүдән зыян күргән кешене очратканым юк әле, ә менә шуны белмәү аркасында бик авыр хәлләргә дучар ителгәннәрне, оятка калганнарны күргән булды.

– Татар теле бетә дигән фараз чынга ашмасын өчен нәр­сәләр эшләп була соң?

– Балаларга үз ана телен өйрәтү өчен тырышырга кирәк, әлбәттә. Өйдә өйрәтү генә аз, чөн­ки андый бала сөйләм телен генә беләчәк, әдәби телнең хәзи­нәсен­нән мәхрүм калачак. Ә ул байлыкны фәкать мәктәп кенә бирә ала. Минем гомер эчендә татар телен укыту төрле үзгәрешләр кичерде. Мин Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап чыкканда, узган гасыр уртасында, татар теле укытучылары кирәксезгә калган иде. Туксанынчы елларда, милләт башын күтәреп, үзенең хокукларын аяк терәп яклаган чорда, ана телен белүнең мөһимлеген күпләр аң­лады. Руслар да балаларын татар мәктәпләренә бирергә тырыша башладылар. Бездә татарча яхшы белгән руслар күп һәм шуның аркасында алар башны югары тота, үзләрен ике милләтнең дә сөек­лесе дип хис итәләр. Ә безнең халыкта исә, татар теле белән баш катырганчы, балам инглизчә өй­рәнсен, дигән фикер киң таралган. Өйрәнсен, әлбәттә. Әмма инглиз теле аңа күпме һәм ни дәрәҗәдә кирәк булачак бит әле. Ни генә дисәң дә, без үз ватаныбызда ул телдә аралашмыйбыз. Ә ана теле көн дә кирәк.

– Милләтнең киләчәге авылда түгел, шәһәр яшь­лә­рен­дә дисәм, килешәсезме?

– Хәзерге вакытта авыл белән шәһәр арасында аерма бик нык кимеде. Алай да авыл кеше­лә­ренең теле җоррак, тәмлерәк кебек тоела миңа. Чөнки алар көндәлек тормышта ана телендә аралаша бит. Халыкка хезмәт итү өчен мөмкинлекләр исә шәһәрдә күб­рәк. Кайда гына яшәсәләр дә, мин аларга зур өметләр баглыйм һәм шагыйрьнең мәгълүм сүзләрен кабатлыйм: “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...” Алар бар чакта халкым яшәячәк.

– Без телгә алган яшьләр татар телен яклап уздырган чараларда, митинг-пикетларда язучылар бик аз, гомумән, алар бу юнәлештә сүлпәнлек күрсәтә, дип үпкә дә белдерәләр.

– Милләтне, ана телен яклап уздырылган чараларда язучы­лар­ның катнашуын хуплыйм. Бу - бик кирәк һәм игелекле эш. Әмма катнаша алмаганнарны да гаепләмим. Язучы үзенең саллы сүзен иң беренче чиратта әсәрләрендә, матбугатта үтемле итеп әйтергә тиеш, дип саныйм.

– Без хәзер кичергән чор, татар теленең мәктәпләрдә кысрыклануы әдәби әсәрләрдә, киноларда чагылырга лаекмы? Әллә андый әсәрләргә алынырга иртәрәкме? Әлбәттә, татар те­ленә багышланган шигырь­ләр язылды, берничә җыр туды, әм­ма күләмле әсәрләр кү­рен­мәде.

– Бу мәсьәлә әдәби әсәрләрдә чагылырга лаек, әлбәттә. Ләкин шу­нысы бар: милли телләргә кил­гән бүгенге авыр сынаулар фә­кать хөкүмәтнең сәясәтеннән генә тора. Ә әдәбият белән сәясәтнең мөнәсәбәтләре бик катлаулы һәм четерекле. Матур әдәбият аяусыз сәясәттән күпкә өстен. Мондый очракта каләм ияләреннән иң беренче чиратта публицистик әсәр­ләр – мәкаләләр, очерклар, мөрә­җәгатьләр һ.б. язуны көтеп буладыр.

– Ркаил Зәйдулла безнең белән әңгәмәдә: “Әдәбиятка күпчелек кызлар килә, ә бу бик үк яхшы күренеш түгел. Чөнки кызлар­ның кияүгә чыгасы, бала табасы бар, әдәбият исә үзен генә тугрылыкны таләп итә”, – дигән иде. Роман жанрына алынган беренче хатын-кыз һәм ике дистәдән артык китап авторы буларак, сез бу фи­кернең киресен дәлилләдегез кебек.

– Ркаил Зәйдулланың бу фике­ре­нә аяк терәп каршы тора алмыйм. Аның сүзендә дөреслек бар. Чыннан да бала табу һәм үс­терү хатын-кызның күп кө­чен һәм вакытын ала, көн­күреш мәшәкать­ләре дә башлыча аның җилкәсенә төшә. Берзаман Әмирхан ага Ени­кигә мондый сорау биргән идем: “Яшь талантлар арасында кызлар күп, язучылар арасында алар уннан бер генә. Нишләп алай икән?” “Кияүгә чыгалар да югалалар алар”, – дип җавап биргән иде ул. Гаилә коргач, хатын-кыз көнкүреш мәшә­кать­ләренә чума. Ркаилнең: “Әдәбият үзенә генә тугры булуны таләп итә”, – дигән фикере дә дөрес. Минем иҗатым бу карашны юкка чыгара, дип тә әйтеп булмый. Язмыш миңа мәрхәмәтле булды, бик сирәк кешегә генә эләгә торган мөм­кинлекләрне бирде. Студент чагымда газеталарга языша башлаган идем, институт тәмам­ла­ганчы ук “Чаян” журналына эшкә алдылар. Аннары “Азат хатын” журналына чакырдылар. Аның тиражы бик зур иде – дүрт йөз меңгә якын. Һәрвакыт язучылар белән аралашып яшәдек. Алар минем язганнарымны игътибар белән укыйлар, табышларым өчен мактыйлар, ким­че­лек­ләремне күр­сәтәләр иде. Бу миңа зур мәк­тәп булды. Мондый шартларда язган саен язарга, ос­талыгыңны арттырырга тырышу табигый. Әгәр шундый мөм­кин­лекләр булмаса, мин язучы була алмас та идем. Шулай итеп, һәр кагый­дәнең дә чыгармасы булган кебек, бәлки, бу очракта мин шундый чыгарма бул­ган­мындыр. Хә­зерге вакытта тормыш җиңе­ләйде, хатын-кызларга талантларын ачарга мөм­кинлекләр күбрәк бирелде. Роман язучылар да бар. Ак юл аларга!

– Без сезнең белән әдәбиятта хатын-кызга мөнәсәбәт турында сөйләшкән идек. Ул вакытта бүләкләр, исемнәр күбрәк ир-атларга бирелә, дидегез. Фикерегез үзгәрмәдеме?

– Мин хәзер дә шундый ук фикердә торам. Ирләрнең иҗат итәргә мөмкинлекләре зуррак һәм алар күбрәк эшлиләр дә. Табигый ки, югары бәя, мактаулы исем­нәр, зур бүләкләр эштә уңышка ирешкәннәргә бирелә.

– Тукай премиясе тормышыгызны ничек үзгәртте? Яңалык­ларыгыз белән бүлешсәгез иде.

– Тукай бүләге алуыма бик сөендем. Тормышым үзгәрде, дип үк әйтә алмыйм, әмма бу югары бәя рухымны ныгытты. Ә иҗат эше булдыра алганча бара. Менә әле генә яңа китабым басылып чыкты, “Сандугачның күз яше” дип атала. Яңа романыма шундый исем бирдем. Ул хәзерге заман кешеләре турында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев