23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Хокук бозуларның иң күбе – тизлек режимын сакламау
ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре белән берлектә 14 декабрь көнне үткәрелгән чираттагы рейдта хокук бозучыларга карта 96 административ беркетмә төзелде. Кагыйдәне үтәмәү очракларының 32се тизлекне арттыру, 22се - автомобильләрнең дәүләт номерлары укылмау, 15е - куркынычсызлык каешын такмау, 8е - транспортның техник яктан төзек булмавы, 8е - җәяүлегә юл бирмәү һәм...
-
Район Советының чираттан тыш сессиясе үтте
21 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы үтте. Анда 46 депутатның 39ы катнашты. Утырышның көн тәртибендә Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советының «2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы (№ 34/2, 16.12.2014 ел) карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе каралды. Сорау буенча Биклән...
-
Бер төндә бер юлда ике җәяүлене бәрдерделәр
20 декабрь көнне Төнге сәгать 1 тулганда Яр Чаллы - «Дубки» бакчачылык ширкәте юлында «Лада Гранта» машинасына утырган 45 яшьлек ир-ат 28 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Һәлакәттә машина йөртүче дә, җәяүле үзе дә гаепле дип билгелиләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Йөртүче тизлек режимын тиешледән арттырган, җәяүле исә тәүлекнең караңгы вакытында транспорт юлыннан...
-
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы карары
14.12. 2015, №3/10 Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый Советы турындагы Положение»не раслау турында»гы карарына (№ 36/4, 06.04.2015 ел) үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2015 елның 19 августта кабул ителгән боерыгы нигезендә КАРАР БИРӘМ: 1. Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль...
-
Бу көн безнең өчен чын бәйрәмдәй булды
17 декабрь көнне Чиләбе өлкәсеннән килгән кунаклар район мәгариф белгечләре һәм татар теле укытучылары белән берлектә район хакимиятенең утырышлар залында «Икетеллелек шартларында шәхеснең милли үзаңы үсешен формалаштыру юллары» дип исемләнгән төбәкара семинарда катнаштылар.
-
Тамара Тузеева грант отты
18 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды. «Таяныч һәм авторитет» исемле номинациядә грант Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеевага бирелде. Грантны Татарстан Республикасы мәдәният...
-
Котлау, игъланнарны алдан бирергә кирәк
Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2015 елның соңгы саны 30 декабрьдә чыгачак. Яңа 2016 елның беренче саны 13 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Бу - бәйрәм көннәрдә эшләгән өчен почта һәм типография чыгымнарының югары булуы белән бәйле. Әмма без бу көннәр эчендә сезнең...
-
Яңа шкафлар, яңа уен почмаклары – балаларга иганәчеләрдән бүләк
Сәмәкәй авылы балалар бакчасына бүген, күгәшлеләрне һәм сәетлеләрне дә кертеп, барлыгы 19 бала йөри. Бер төркемгә җыелган әлеге сабыйлар белән бер тәрбияче, бер кече тәрбияче эшли. Бакчада шартларны яхшырту максатыннан күптән түгел биредә шактый эшләр башкарылган. Иганәчеләр төрле җиһазлар алу өчен 60 мең сумга якын ярдәм күрсәткәннәр.
-
«РИТЭК» чыршысы балаларга бик ошады
Дүшәмбе көнне «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе Тукай, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Мамадыш районнары балалары өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Яр Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә үткән бу чарада барысы 400 бала (100е - тукайлылар) катнашты. Бәйрәм башында балаларны «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Радик...
-
«Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 24 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14:00тән 15:00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе - «Күзкәй» ягулык...