22 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Керемнәре турында хисап бирүдән азат итмәкчеләр
Бу яңалыкны авыл депутатларына карата кертмәкче булалар.
-
Үлгәннәрне хәтерлибез, исәннәрне кадерлибез
Беларусь Республикасының Россиядәге Почетлы Консулы Константин Анисимов Биклән авылында яшәүче 95 яшьлек сугыш ветераны Миннеәхмәт Гайсинга «Белоруссияне немец фашистларыннан азат итүнең 75 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Тантанада район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илфак Бариев, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, хәрби комиссариат вәкиле Сергей Вележев катнашты.
-
«Җәлил укулары» бәйгесенең төбәк туры
24 ноябрьдә Иске Абдул мәдәният йортында «Җәлил укулары» республикакүләм бәйгесенең төбәк (зона) туры узачак.
-
Бердәмлектә – көч
Республикада авылларда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Ел саен шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына ярдәм итү йөзеннән 2 млрд сумнан артык акча юнәлтелә. Икенче ел яшь кооперативларга ярдәм итү буенча республика программасы эшли. Тукай районында да кулланучылар кооперативы кебек отышлы юнәлеш үсеш алды.
-
Референдумнар узачак
Тукай районында яшәүчеләр үзара салым программасында катнаша.