22 июль 2016 яңалыклары
-
Тукай районында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә
Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде. Татарстанда бу көнгә 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар 5 миллионнан...
-
Иң мөһиме – үстерелгән ашлыкны, бөртеген дә югалтмыйча, кыска вакытта җыеп алу
Районда бүгенге көндә көзге арыш һәм бодай суктыруга «Биклән» җитештерү кооперативы, «Ярыш» хуҗалыгы, «Вилданов», «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Кама» агрофирмасы һәм «Камский» кереште. Шушы 2-3 көн эчендә урып-җыюга калган хуҗалыклар да чыгарга планлаштыра. 20 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 225 гектар арыш һәм 217 гектар бодай суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача...
-
Энгель Фәттахов: «Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, без баланы унынчыга алырга тиеш»
Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ун фән буенча узган ел күрсәткечләренә караганда югарырак булган. Ә химиядән һәм немец теленнән уртача баллар күрсәткече түбәнәйгән. Бу турыда журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
-
Бердәм кабул итү көннәрендә күтәрелгән сорауларның берсе дә җавапсыз калмый
«Биклән авылында яшәүче Лилия Туктыева «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырыла торган бердәм кабул итү көнендә җитәкчеләргә һәм депутатларга торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул биш бала әнисе, гаиләсе белән иске генә йортта яши. Кабул итүгә килүенең файдасы булмый калмады: бүген ул, күпбалалы гаиләләргә торак...
-
Хакимияттә бакчачылар белән эшләүче штаты булдырыла
Районда 80 бакчачылык ширкәте бар. Аларда, бигрәк тә җәйге чорда, бик күп халык яши. Хәл ителмәгән проблемалар, сораулар санап бетергесез. Юллар салу, су белән тәэмин итү, чүп чыгару, түләүләрне җыю, җирләрне файдалану - барысы да хәл итүне сорый торган мәсьәләләр. Күптән түгел «Прибрежный» ширкәтендә булган фаҗига да моны ачык күрсәтә....
-
Урактан медиклар да читтә калмаячак
Хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев: «Урып-җыю бүгенге көндә һәр тармакның күз уңында булырга тиеш», - диде. Бу мөһим кампания санаулы көннәрдә үтә. Бар көчне, булган бар мөмкинлекне эшкә җигәргә кирәк. Болар турыдан-туры урып җыюда катнашучыларга гына түгел, һәрберебезгә кагыла. Уракта, елдагыча, өлкән яшьтәгеләр дә, укучы балалар да катнашачак....