Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм кабул итү көннәрендә күтәрелгән сорауларның берсе дә җавапсыз калмый

«Биклән авылында яшәүче Лилия Туктыева «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырыла торган бердәм кабул итү көнендә җитәкчеләргә һәм депутатларга торак шартларын яхшыртуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул биш бала әнисе, гаиләсе белән иске генә йортта яши. Кабул итүгә килүенең файдасы булмый калмады: бүген ул, күпбалалы гаиләләргә торак...

Бердәм кабул итү көне һәр сишәмбедә үткәрелә. Мондый чара республикада, шул исәптән безнең районда да, инде 16 ел дәвамында оештырыла. Бу көнне халыкны район Советы депутатлары кабул итә. Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре буларак, район башлыгы Васил Хаҗиев белән очрашу айга бер мәртәбә үткәрелә. Шулай ук райондашларның гозерләрен, безнең җирлеккә килеп, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары да тыңлый. Бердәм кабул итү көне татарстанлыларның хакимият белән турыдан-туры аралашу чарасы.

Райондашларның шулай ук айга бер мәртәбә, түләүсез рәвештә юристларга, адвокатларга һәм нотариусларга үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеге бар. Һәр очрашуга ким дигәндә биш-алты кеше килә һәм үзенә кирәкле консультацияне ала. Бердәм кабул итү көнендә, юристлар белән очрашуларда халык гадәттә җир участокларын рәсмиләштерү, торак-коммуналь, социаль тармакларга, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы һәм башка шундый сораулар бирә. Бу, әлбәттә, «Бердәм Россия» вәкилләренә проблемаңны җиткердең дә, хәл ителде дигән сүз түгел, һәр сорау мөмкинлектән чыгып чишелә.

ТР Дәүләт Советы депутатлары белән очрашуда «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасының түбәсен алыштыру, Иске Гәрдәледә фельдшер-акушерлык пункты бинасын реконструкцияләү мәсьәләләре күтәрелгән иде. Бу эшләр дә бүгенге көндә уңай чишелеш алды. Бердәм кабул итү көннәрендә күтәрелгән сорауларның бер өлеше, мәсәлән, Иске Абдул мәктәбендә ремонт эшләре, Яңа поселогының «Березка» балалар бакчасына электр плитәсе, өстәлләр алу, поселокның мәктәбенә парталар алу, Круглое Поледа торак йортка тротуар салу, Бәтке авыл җирлегенең Нефтебаза поселогы территориясендә төзекләндерү эшләре алып бару, Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасына керү урынына капиталь ремонт ясау район Советы депутатлары ярдәме белән хәл ителде.

- «Бердәм Россия»нең кабул итү вакытында ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровка мөрәҗәгать иткән идек. Ул мәктәпкә яңа шкафлар сатып алырга булышты. Район Советы депутаты, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның ярдәмен исә һәрдаим тоеп торабыз. Парталар, урындыклар алырга да, тәрәзәләрне алыштырырга да, коридорларның идәненә плитка җәярга кирәк булганда да аңа мөрәҗәгать иттек. Ярдәм кулы сузганнары өчен аларга коллектив, ата-аналар һәм балалар өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, - Иске Абдул мәктәбе директоры Нариман Мәүләвиев.

Халык хакимият органнарына сорауларын «Халык контроле» порталы аша онлайн-режимда да җиткерә ала һәм аның ни рәвешле чишелгәнен шунда ук күзәтеп тә тора. Дүрт ел дәвамында сайтка республика буенча 78 мең мөрәҗәгать керде, аларның 61 меңгә якына хәл ителде. Меңләгән кеше министрга, депутатка яки Президентка турыдан-туры сорау бирә алу мөмкинлеген үз тәҗрибәсендә күрде.

Районда яшәүчеләр соңгы вакытта «Халык контроле»нә аеруча еш мөрәҗәгать итә башлады. Монда, мөгаен, сорауның тиз арада контрольгә алынуы зур роль уйныйдыр. Тукай районы халкыннан быел гына порталга 27 хәбәр кергән. Аларның хәзергә 14е уңай хәл ителгән.

Кешеләр белән даими аралашып тору башкарма органнар җитәкчеләренә һәм депутатларга халык фикерен белергә, шуңа таянып эш итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев