Иң мөһиме – үстерелгән ашлыкны, бөртеген дә югалтмыйча, кыска вакытта җыеп алу
Районда бүгенге көндә көзге арыш һәм бодай суктыруга «Биклән» җитештерү кооперативы, «Ярыш» хуҗалыгы, «Вилданов», «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Кама» агрофирмасы һәм «Камский» кереште. Шушы 2-3 көн эчендә урып-җыюга калган хуҗалыклар да чыгарга планлаштыра. 20 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 225 гектар арыш һәм 217 гектар бодай суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача...
Җиңел кулдан дигәндәй, алтынга тиң минутларны әрәм итмичә, уракка быел, беренчеләрдән булып, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре кереште. Алар якшәмбе көнне көзге бодайны суктыра башлады. Сишәмбе көнне без үзебез «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булдык. Техника гөрелтесенә күмелгән басу янында безне хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов каршы алды.
- Көзге бодай 90 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә шуның 18 гектарын урып-суктырдык. Гектарыннан 40 центнердан артык уңыш чыга. Булачак уңыш язмышы аны тиз һәм иң мөһиме - сыйфатлы җыеп алуга бәйле. Урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләү өчен, эшчеләрнең эшне тиз тотуы, уңай һава торышының һәр мизгеленнән файдаланып калу таләп ителә. Механизаторларыбызга килгәндә, алар барысы да ышанычлы, тел-теш тидерерлек түгел. Әйтик, Фәрхәт Хәсәнов - безнең комбайнчы. Үзегез күргәнчә, кырда ул куәтле ашлык җыю техникасы «Палессе GS12»не иярли. Әнә йөк машинасында йөрүче Ришат Шәйдуллин да кайтып җитте.
Урып-җыюда катнашучыларның барысы да җитди, эшләреннән бүленеп, килгәннәр белән сөйләшергә дә бик атлыгып тормыйлар. Комбайнчылар да, шоферлар да гәрәбәдәй бөртекләрнең әрәм-шәрәм булуына юл куярга тиеш түгел. Аларның хезмәтенә күп нәрсә бәйле.
- Шушы 18 гектардан җыеп алынган 870 центнер бодай амбарга кайтарылды һәм тулысынча беренче эшкәртүне узды. Әлеге бодайларны хуҗалык белән идарә итүче улым - Рамис Миңнеханов - ашлык кабул итү пунктына озатты инде. Эш барышына килгәндә, шуны әйтәсе килә: егетләрнең кәефе шәп, уңыш та мул булыр дип көтәбез. Амбарга кергән ашлык күрсәткеченнән соң гына барлык эшебезгә нәтиҗә ясап булыр, - дип сөйләде хуҗалык житәкчесе Минталип Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев