Тукай районында "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә
Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде. Татарстанда бу көнгә 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар 5 миллионнан...
Һәр мәктәпнең, көллият һәм техникумны тәмамлаучылар арасында уңышка ирешкән һәм хәлле кешеләре бар. Нәкъ менә шундыйлар, моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты башлангычы белән оешкан акция кысаларында үзләре укып чыккан белем йортларына ярдәм күрсәтә дә инде.
Татарстанда бу көнгә 496 иганәче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә кушылган. Алар 5 миллионнан артык ярдәм күрсәткән. Июль аенда Тукай районының Түбән Суыксу, Иске Дөреш, Бәтке, Борды, Шилнәбаш, Калмаш, Кнәз, Круглое Поле, Новотроицкое, Мәләкәс, Биклән, Сәмәкәй авылы мәктәпләренә, Куады башлангыч мәктәбе белән балаларбакчасына матди яктан булышканнар. Районның мәгариф идарәсенең балаларга өстәмә белем бирү "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" методисты Эльмира Шакурова белдерүенчә, бу ярдәм 280 мең сумнан артык сумманы тәшкил итә. Әйтик, Мәләкәс мәктәбенә 83 мең сумлык, Бәткегә 70 мең, Шилнәбашка 48 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән, Куадыда 50 мең сумнан артык суммага тәрәзәләр алыштырылган.
Исегезгә төшерәбез: акциягә кушылып, мәктәбеңә төрлечә ярдәм итәргә була. Моңа тышкы төзекләндерү эшләре (койма тоту, буяу, бинаны, түбәне төзекләндерү) һәм бүлмәләрне төзекләндерү (спорт заллары, ашханә, башка бүлмәләрне ремонтлау, мультимедиа җиһазлары урнаштыру) генә түгел, төрле чаралар оештыру (бүләк һәм сувенирлар алу һәм башкасы) кебек эшләр дә керә.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе август аенда да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев