Энгель Фәттахов: «Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, без баланы унынчыга алырга тиеш»
Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ун фән буенча узган ел күрсәткечләренә караганда югарырак булган. Ә химиядән һәм немец теленнән уртача баллар күрсәткече түбәнәйгән. Бу турыда журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде.
Республикада барысы 16 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханында катнашкан. Кызганычка, аларның 31е аттестат ала алмаган. 2015 елда исә бу сан 138не тәшкил иткән. Быел 4 укучыны, шпаргалкалар һәм телефоннар куллану аркасында, имтихан бирү пунктыннан чыгарып җибәрергә туры килгән. Дәүләт йомгаклау аттестациясе чорында хокук бозулар өчен 23 беркетмә төзелгән.
31 муниципаль районда исә унберенчеләрнең барысы да аттестат алган. Тукай районы да шулар рәтендә. БДИны бездә 98 укучы тапшырды. 14 укучы Россия медальләренә, шул исәптән икесе өстәмә рәвештә Татарстан медальләренә лаек булды. Дәүләт сынаулары чорында хокук бозулар күзәтелмәде.
Аерым фәннәр буенча караганда, районда рус теленнән (быел - 74,3 балл, узган ел - 64,5, республикада 8нче урында), математикадан (быел - 56,2, узган ел - 52,4, 8нче урында), физикадан (быел - 57,1, узган ел - 51,2), тарихтан (быел - 56,6, узган ел - 49,6), җәмгыять белеменнән (быел - 61, узган ел - 52), информатикадан (быел - 57,2, узган ел - 55), географиядән (быел - 66, узган ел - 61) үсеш күзәтелде. БДИ буенча югары балл җыючылар арасында безнең район да бар. Ул бу рейтингта җиденче урында.
Энгель Фәттахов видеоконференциядә тугызынчыларның имтихан нәтиҗәләренә дә тукталды. Алар төп дәүләт имтиханы тапшырды. Республикада бу сынауны 34 меңнән артык укучы үтте. «Кызганычка каршы, ТДИ тапшырган 13 фәннең 10ысы буенча нәтиҗәләр узган елга караганда түбән», - дип белдерде мәгариф һәм фән министры. Республика буенча 839 бала бу сынауны үтә алмаган һәм аттестатсыз калган. Аларга сентябрь аенда ТДИны кабат тапшыру мөмкинлеге биреләчәк. Районда исә имтихан бирә алмаган тугызынчылар саны 10 кеше. Алар да шулай ук көз көне яңадан имтиханга киләчәк. Тугызынчыны бездә быел 254 бала тәмамлаган иде. Шулар арасыннан 16 бала сынауны бик яхшы билгеләренә генә тапшырды. 254 укучының 78е унынчыга барырга карар итте.
Тугызынчыны тәмамлаган укучыларның әти-әниләреннән мәктәпләрнең баланы унынчыга кабул итмәүләре турында дәгъвалар килүе турында да сүз булды брифингта. Бу, нигездә, эре шәһәрләрдә, шул исәптән Яр Чаллыда да күзәтелгән. «Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, мәктәп директорының да, мәгариф идарәсе башлыкларының да, башка җаваплы затларның да баланы унынчыга алмаска хокукы юк. Без һәр баланы мәгариф оешмаларында урыннар белән тәэмин итәргә тиеш», - дип җавап бирде министр.
Фото чыганагы: tatar-duslyk.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев