21 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районы командасы «Авыл яшьләре» Спартакиадасында уңыш яулады
Тукай районы җыелма командасы Зәй шәһәрендә узган «Авыл яшьләре» Х Җәйге авыл спорт уеннарында катнашты. Республиканың барлыгы 2000 нән артык спортчысы биредә 14 спорт төре буенча көч сынашты - масс-рестлинг, көрәш, гер күтәрү, канат тарту, җиңел атлетика, волейбол (ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында), туристлыкта күп төрле ярышлар, билбау көрәше, өстәл теннисы,...
-
Разил Вәлиев: Милли педагогика институты безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк
Президент юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде, ди депутат. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип санавын әйтте. "Президентның бүген безгә игълан иткән...
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин,...
-
Шәхси секторда каты көнкүреш калдыкларын җыю: түләргәме, юкмы?
Соңгы елларда көнкүреш калдыкларын җыю турындагы законнарга күптөрле үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, шәхси секторда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга - чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән, юк иткән өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы? Әле бит кемнәрдер чүп-чарны бөтенләй чыгармыйлар, аны йорт тирәсендә юк итүнең башка юлын табалар.
-
Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек
Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Рөстәм Миңнеханов өзлексез белем бирүнең нәтиҗәле чылбырын төзү әһәмиятенә, бүген әле аның камиллектән ерак булуына басым...
-
Сайлаган һөнәргә тугрылык
Без кемнәр? Кайдан киләбез? Буыннар чылбыры кайдан башлана? Иртәме-соңмы, мондый сораулар һәркем алдында туадыр. Аларга җавап табу өчен китапханәләргә барырга, күбрәк укырга кирәк. Шөкер, китапханәләребезнең фонды гаять бай: битләре кыршылып беткән тарих китаплары да, бөекләребезнең, кем әйтмешли, ташка басып калдырган, искиткеч кыйммәтле фикерләр язылган үлмәс әсәрләре дә, фәлсәфи хезмәтләре дә...
-
Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов
Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты. Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында...
-
Инвалидны эшкә алмасаң – штраф
Ел башыннан район мәшгульлек үзәгенә эш табуны сорап 28 инвалид мөрәҗәгать иткән. Аларның барысы да исәпкә куелган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 12сенә эш табылган. Инвалидларның берсе крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен ачкан. Бүгенгә үзәктә 11 инвалид исәптә тора, дип хәбәр итә үзәк башлыгы Татьяна Сиврюк.
-
Бәйрәмгә рәхим итегез
23 сентябрь 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае үзенең 44нче иҗат сезонын ачып җибәрә. Керү ирекле. Телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. 0+
-
Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды. Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Татарстан һәм ул җитәкләгән идарә арасындагы үзара бәйләнешне уңай бәяләде. Бу хакта ул республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника...
-
Бүген Хиҗри календарь буенча яңа елның беренче көне
Бүген мөселман календарендә яңа елның беренче көне билгеләп үтелә. Шәригать кануннары буенча бу бәйрәм буларак билгеләп үтелми. Хиҗри календарьдә яңа ел Мөхәррәм аеннан башланып китә. 2017 елда ул бүгенгә, 21 сентябрьгә туры килә. Мөхәррәм аенда ураза тоту бик хәерле гамәлләрдән санала.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» конкурсында катнашыгыз
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетыннан редакциябез почтасына милли конкурс үткәрү буенча нигезләмә һәм чакыру килде. 14 октябрь көнне Свердловск өлкәсе, Түбән Сергинск районы, Аракаево авылының Милли мәдәни комплексында милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз, гармуннар!» дип исемләнгән төбәкара конкурсы үткәрелә. Бәйгедә яшь буенча чикләүләр юк, анда инструменталь коллективлар да, соло-башкаручылар (баянчылар,...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 21 сентябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы булачак. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 13 градус җылы, төнлә +9 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр тизлектә. Алдагы өч көндә яңгыр явуы көтелми, көндез 10-11 градус җылы.