Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе
Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды. Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Татарстан һәм ул җитәкләгән идарә арасындагы үзара бәйләнешне уңай бәяләде. Бу хакта ул республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника...
Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.
Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Татарстан һәм ул җитәкләгән идарә арасындагы үзара бәйләнешне уңай бәяләде. Бу хакта ул республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшыру вакытында бедерде. Ачкычларны министр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә тапшырды.
«Көндәлек эшчәнлектә без Федерациянең барлык субъектлары белән үзара бәйләнештә торабыз. Халыкның тормыш иминлеге буенча комплекслы мәсьәләләрне чишү юллары, барлык хезмәт һәм структура эшчәнлегенә замана тәкъдимнәрен кертү буенча Татарстан Республикасы алга киткән төбәк булып тора», - дип ассызыклады министр.
Владимир Пучков һәм Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының алдынгы хезмәткәрләренә идарә тармагы һәм республика бүләкләрен тапшырды. Аннан соң аларга, гомуми бәясе 92 миллион сумнан артыграк булган, 12 яңа төп һәм махсус техника ачкычларын тапшырдылар.
«Мин быел Конфедерацияләр кубогы кысаларында башкарылган эш өчен сезгә рәхмәт җиткерәм. Без әлеге эшне бишлегә башкардык. Дөнья чемпионаты уеннарын да киләсе елда республикада лаеклы уздырырбыз дип өметләнәм. Заманча техникадан башка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куелган бурычларын үти алмый. Без киләчәктә дә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының татарстан идарәсенә ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев