Тукай районы командасы «Авыл яшьләре» Спартакиадасында уңыш яулады
Тукай районы җыелма командасы Зәй шәһәрендә узган «Авыл яшьләре» Х Җәйге авыл спорт уеннарында катнашты. Республиканың барлыгы 2000 нән артык спортчысы биредә 14 спорт төре буенча көч сынашты - масс-рестлинг, көрәш, гер күтәрү, канат тарту, җиңел атлетика, волейбол (ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында), туристлыкта күп төрле ярышлар, билбау көрәше, өстәл теннисы,...
Тукай районы җыелма командасы Зәй шәһәрендә узган «Авыл яшьләре» Х Җәйге авыл спорт уеннарында катнашты. Республиканың барлыгы 2000 нән артык спортчысы биредә 14 спорт төре буенча көч сынашты - масс-рестлинг, көрәш, гер күтәрү, канат тарту, җиңел атлетика, волейбол (ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында), туристлыкта күп төрле ярышлар, билбау көрәше, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон, сыер савучылар һәм механизаторлар арасында ярышлар.
Тукайлылар Камилла Елисеева белән Эмиль Җиһаншин билбау көрәшендә 1 нче урын яулады. Мас-рестлингта Алия Сираева - 2 нче, Ленара Газизҗанова - 3 нче урында, ә Тукай районы командасы 43 район арасында 4 нче урынга лаек булды. Гер спортында Марат Шәйхетдинов, шашка ярышларында Илдар Исламов 4 нче урыннарны алдылар, дип хәбәр итә муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев