Сайлаган һөнәргә тугрылык
Без кемнәр? Кайдан киләбез? Буыннар чылбыры кайдан башлана? Иртәме-соңмы, мондый сораулар һәркем алдында туадыр. Аларга җавап табу өчен китапханәләргә барырга, күбрәк укырга кирәк. Шөкер, китапханәләребезнең фонды гаять бай: битләре кыршылып беткән тарих китаплары да, бөекләребезнең, кем әйтмешли, ташка басып калдырган, искиткеч кыйммәтле фикерләр язылган үлмәс әсәрләре дә, фәлсәфи хезмәтләре дә...
Кырык елга якын гомерен шушы хәзинәне саклауга һәм халыкка таратуга багышлаган остазым Тәнзилә Шәйхнурова турында язасым килә. Ул эшләгән Күзкәй китапханәсендә тормыш кайнап тора. Монда килеп керүгә әкияти дөньяга эләгәсең: кая карама, күз нурын алырлык гөлләр чәчәк атып утыра. Тематик китап күргәзмәләре, стендлар, белешмәләр, өстәлдә - газета-журналлар төпләмәләре, стенада буйдан-буйга төрле буын татар язучыларының портретлары тезелеп киткән. Китап тезелгән шкафлар да укучыга кирәкле теләсә кайсы басманы тиз генә эзләп табарлык итеп урнаштырылган. Биредә мин тагын бер хәзинәгә тап булдым - Тәнзилә Ахуновна үзе эшли башлаган еллардан бирле, ягъни 38 ел буена төрле газета-журналларда Күзкәй авылы турында басылып чыккан язмаларны бер альбомга туплап барган. Монда кергән авторлар, мактап язылган хезмәт алдынгылары, сәхнә осталары, төрле шөгыль ияләренең кайберләре якты дөньяда юк икән инде, ә менә аларның истәлекләре, ул заманнардагы тормыш шаукымы шушы калын альбомда саклана. Авыл тарихы түгелмени бу?
Быел районның өч китапханәсе: Күзкәй, Иштирәк, Яңа поселогы китапханәләре йөз мең сумлык грант оттык. Әлбәттә, сөенечле хәл - хезмәтеңә күрә, хөрмәт бит бу. Монда да күп мәсьәләләрдә мин остазым Тәнзилә апа белән киңәшләштем. Күпләр китапханәдә теләсә кем эшли ала, дип исәпли. Алай түгел, китапханәче педагог та, психолог та, тарихчы да, әдәбиятчы да, кул эшләре остасы да булырга тиеш. Балалар килеп керсә, алар дөньясы белән яшисең, уеннар оештырасың, курчак та, рәсем дә ясыйсың. Тәнзилә апа әле җәй көне, үзе дә велосипедка утырып, балалар белән велоярышлар үткәрде, алар белән ачык һавада китап укулар оештырды. Үзләре китапханәгә килә алмаган өлкән кешеләргә китапны өйләренә дә илтеп бирә. Кешеләрне китап укуга тартуның яңадан-яңа юлларын таба белә ул. Бу китапханәдә ун елдан артык инде «Хатирә» клубы эшләп килүе дә матур гамәл, аның каршында кул эшләре, сәламәтлек түгәрәкләре эшли.
Тәнзилә апа белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Беркайчан да «мин» дими ул, кыенлыклардан зарланмый. Язмышы шундый булгандыр, кайбер көчле затлар тарта алмаган тормыш арбасын ирләрчә ныклык, үҗәтлек белән тарткан ул - ике баласын чын кешеләр итеп ялгыз үстергән. Төрткеле сүзләргә, гайбәтләргә үч итеп, тормышка теше-тырнагы белән ябышкан, авырлыклар аны чыныктырган гына. Балаларым, дип яшәгән ул. Аларны җитеш, матур тормышка аякка бастыру өчен китапханәченең хезмәт хакы гына җитми, шуңа ихата тутырып мал-туарын, кош-кортын асраган, балаларым кеше булып үссеннәр дип йөрәгенең бар җегәрен куйган. Бүген улы белән кызы үзләре балалар үстерәләр инде.
Тәнзилә Ахуновна тормышта кайнап яши, аның кебек заман белән бергә атлаучы китапханәчене очратканым юк әле. Яшь коллегалары белән теләп аралаша, бай тәҗрибәсен уртаклаша. Бу көннәрдә остазыбыз күркәм юбилеен билгеләп үтте. Без аңа сәламәтлек, иҗади табышлар, бәхет телибез.
Айгөл Габдрахманова,
Яңа поселогы китапханәсе мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев