Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев: Милли педагогика институты безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк

Президент юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде, ди депутат. Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип санавын әйтте. "Президентның бүген безгә игълан иткән...

Президент юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде, ди депутат.

Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип санавын әйтте.

"Президентның бүген безгә игълан иткән юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде. Тел мәсьәләсе дә кузгатылды, чөнки бүгенге көндә иң катлаулы проблемаларның берсе, иң кискен проблемаларның берсе - туган телне өйрәнү мәсьәләсе, рус телен камилләштерү мәсьәләсе һәм фәнгә игътибарны арттыру мәсьәләсе. Юлламаның төп мәгънәсе минем аңлавым буенча болайрак булды: бүгенге көндә безнең иң төп бурычларыбызның берсе, кешенең тормыш сыйфатын, яшәү сыйфатын күтәрү һәм бу яшәү сыйфатын күтәрү өчен ниләр эшләргә кирәк. Билгеле, ул мәдәниятле кеше булырга тиеш, ул белемле кеше булырга тиеш һәм монда фәнгә игътибарны арттырырга кирәк, бу яктан караганда без милли телне һич кенә дә читләтеп китә алмыйбыз.

Президентның миңа бик тә ошаган тагын бер җөмләсе шул булды, ул да булса - ике телне дә белгән кеше республикада, ул конкурентлы кеше, ул башка кешедән бер башка югарырак шикелле. Чөнки әгәр Татарстанда ике дәүләт теле бар икән, ул Татарстандагы кешеләрнең ике канаты бар шикелле. Әгәр ул бер канаты булмаса, биеклеккә, югары күтәрелә, югары оча алмый. Шуңа күрә безнең республикабызда ике дәүләт телен белү ул бүгенге көндә иң зур бурычларыбызның берсе. Бу өлкәдә шактый эшләр эшләнә. Билгеле, проблемалар да бар һәм Президентның бүген безгә игълан иткән юлламасын дөньяга ашыру программасын безгә аңлатты. Без, һичшиксез, күз алдында тотачакбыз һәм бу планда тел мәсьәләсенә дә, мәдәният мәсьәләсенә дә урын булачак. Әмма тагын бик игътибарга лаек җөмләләр булды, ул да булса, Татарстанның йөз еллыгына багышлап, Татарстан милли китапханәсе өчен һәм Концерт залы өчен яңа биналар салу. Бу мәсьәләләр инде күптән күтәрелә безнең республикада һәм, ниһаять, хәл ителер дип көтәбез.

Разил Вәлиев Президентның милли педагогика институты кирәклеге турындагы фикерләренә дә мөнәсәбәтен белдерде.

"Без бу мәсьәләне үзебезнең комитетта караган идек, Дәүләт Советында да караган идек һәм бу, минемчә, бүгенге көндә шулай ук актуаль. Бүгенге көндә безгә белемле, милли телдә укыта, татар телендә дәресләрне алып бара, татар телен өйрәтә, татар әдәбиятын укыта торган белгечләр, укытучылар, педагоглар җитми. Без моны бик яхшы аңлыйбыз һәм Президент та бүгенге юлламасында бу мәсьәләгә аерым тукталды, киләчәктә бу, һичшиксез, хәл ителәчәк һәм безнең бу безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев