Шәхси секторда каты көнкүреш калдыкларын җыю: түләргәме, юкмы?
Соңгы елларда көнкүреш калдыкларын җыю турындагы законнарга күптөрле үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, шәхси секторда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга - чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән, юк иткән өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы? Әле бит кемнәрдер чүп-чарны бөтенләй чыгармыйлар, аны йорт тирәсендә юк итүнең башка юлын табалар.
Беренче карашка, килешү төзү халыкның үз иркендә, кирәге булмаган хезмәтләр өчен аны түләргә мәҗбүр итү урынлы түгел кебек. Әмма закон моның киресен сөйли.
«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы Федераль законның 24.6 маддәсе нигезендә, каты көнкүреш калдыкларын җыю, аларны транспортта ташу һәм алга таба эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү калдыклары белән эш итү өлкәсендәге төбәк программасы һәм калдыклар белән эш итү буенча территориаль схема нигезендә төбәк операторы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Икенче төрле әйткәндә, һәр территориядә калдыкларны җыю, аларны урнаштыру белән шөгыльләнүче махсус җаваплы оешма бар. Әлеге законның 24.7 маддәсендә билгеләп үтелгәнчә, милекчеләр үз зоналарында каты көнкүреш калдыкларын җыючы әлеге оешма белән килешү төзиләр.
Тик менә мондагы «килешү төзиләр» дигән сүзтезмә генә ахыргача аңлашылып җитми: милекчеләр килешү төзергә хокуклы гынамы, әллә мәҗбүри рәвештә шулай эшләргә тиешләрме?
Монда шуны истән чыгармаска кирәк, «Калдыклар белән эш итү» турындагы закон кабул ителү Россия Федерациясе Торак Кодексына (2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы Федераль закон) үзгәрешләр кертү белән бер үк вакытка туры килә. Торак йорт яки аның бер өлешенең милекчесе каты көнкүреш калдыклары белән эш итүне бу эш белән шөгыльләнүче оешмага тапшыру турында килешү төзергә бурычлы, дип билгеләнә Кодексның 30 маддәсе 5 өлешендә. Шулай булгач, Кодекс ике төрле уйларга юл калдырмый, каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен мәҗбүри рәвештә түләргә кирәк була.
Башкача икән, гражданнар каты көнкүреш калдыкларын чүп җыю урыннарына чыгарып тормыйча, аны яндырырга, җиргә күмәргә яки якындагы чокырга ташларга мәҗбүр булачак. Бу исә үз чиратында әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерә һәм закон тарафыннан катгый тыела, дип аңлата Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев