"Якты юл" газетасы - Тукай районы
8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә «Автоледиларга чәчәкләр» акциясен үткәрделәр.
Иске Абдул авыл җирлегендә 8 Март бәйрәме алдыннан уллары һәм ирләре махсус хәрби операция зонасында булган хатын-кызларны котладылар.
Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең автопаркы яңа автомобиль белән тулыланды. «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды.
Новотроицкое авыл җирлегенең «Экспрессия» бию ансамбле Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Сәнгать планетасы» халыкара фестиваль-конкурсында катнашты.
«КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2023» республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында җиңүчеләр гала-концерты булды.
Бәтке урта мәктәбендә «Инновацияләр аркылы сыйфатлы белем бирүгә» дип исемләнгән, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен зона семинары узды.
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ТРсы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән Тукай районы дәваханәсе табибы, травматолог-ортопед Рамил Имаметдинов бүләкләнде.
Дүшәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызылыгы комиссиясе рәисе Айрат Хәбибуллин язгы ташуга әзерлек буенча чыгыш ясады.
Республикабыз башкаласы Казанга 8 Март уңаеннан тантаналы кабул итүгә Тукай районыннан 12 хатын кыз барды.
Икенче мартта Бәтке авылыннан Антонида Абрамова йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.
0