Бар Калмашта “Баяр” чишмәсе
Чишмәләр - безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре тыгыз бәйләнгән. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. «Башы–тауда, аягы диңгездә» дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сүрәтли. Җир куеныннан ургылып чыгып, челтерәп аккан көмеш сулы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз, аларга багышлап җырлар җырлыйбыз.