Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнар ташламалы дарулар алуга хокукка ия

Гражданнарның сәламәтлеген саклауның принцибы-сәламәтлекне саклау өлкәсендә аларның хокукларын саклау һәм бу хокукларны дәүләт гарантияләре белән тәэмин итү. Бу региональ һәм федераль законнар белән дә билгеләнгән. Мондый гарантияләргә аерым категориядәге затларны дару препаратлары белән түләүсез тәэмин итү дә керә.

Россиядә бушлай даруларга һәм медицина эшләнмәләренә 20 категориядән артык льготник хокуклы. Болар-инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, өч яшькә кадәрге балалар, чернобыльчеләр һәм халыкның кайбер категорияләре.
Кирәкле дару препаратлары, медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне бирү өчен гражданнар беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче дәвалау-профилактика учреждениеләренә мөрәҗәгать итәләр, тикшерү нәтиҗәләре буенча дару препаратларына, медицина билгеләнешендәге эшләнмәләргә билгеләнгән форма буенча рецептлар алалар.
Ташламалы рецепт буенча язылган дару препаратын ташламалы дару тәэминәте программасында катнашучы даруханә оешмасында алырга мөмкин. Мондый даруханә оешмасы турында мәгълүмат пациентка төп табибка бирелә.
Әгәр дә табиб язып биргән дарулар булмаса, даруханә учреждениесе мөрәҗәгать иткән көннән алып 10 эш көне эчендә аңа кичектерелгән хезмәт күрсәтүне оештыра яки дару препаратлары исемлегендә каралган шундый ук дару препараты белән тэәмин итә..
Кайвакыт даруханәләрдә язып бирелгән дару чарасы булмаганда, дәвалауны дәвам итү максатыннан, пациентлар үз акчалары хисабына үзе язып бирелгән даруларны сатып алырга мәҗбүр булалар.
Пациентны аңа билгеләнгән дару препараты белән тәэмин итмәү аңа федераль закон белән бирелгән дару чаралары белән түләүсез тәэмин итүдән мәхрүм ителү мөмкинлеген күрсәтә.
Мондый очракларда граждан хокукларын торгызу өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Дару чаралары белән тәэмин итү срокларын бозу судка мөрәҗәгать итү өчен, шул исәптән ташламалы категориядәге гражданнар мәнфәгатьләрендә прокурор тарафыннан тиешле дару препараты рецепты буенча йөкләмә йөкләү турында гариза белән дә, дару препаратын мөстәкыйль сатып алуга тотылган акчаларны эзләтеп алу турында дәгъва гаризасы белән дә нигез булырга мөмкин.

Тукай районы прокуратурасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев