Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар Калмашта “Баяр” чишмәсе

Чишмәләр - безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре тыгыз бәйләнгән. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. «Башы–тауда, аягы диңгездә» дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сүрәтли. Җир куеныннан ургылып чыгып, челтерәп аккан көмеш сулы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз, аларга багышлап җырлар җырлыйбыз.

Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Калмаш авылы табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә биек-биек таулар, катнаш урманнар. Шул таулар итәгендә челтерәп аккан чишмәләрен әйтеп тә торасы юк!  Авылның кайсы ягына барсаң да, чишмәгә тап буласың.
 Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре, җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да, инеш, елгаларны тутырып торалар. Авылдан ерак түгел, Тулбый чокыры буйлап барганда, тау итәгендә чишмәләр тезелеп киткән. Шуларның берсе Бояр чишмәсе.
Калмаш авылында Тулбый чокыры суын аркылы чыккач, тауда, бик матур, ямьле урында боярлар килеп урнашып яшәгәннәр. Калмаш авылының җир хуҗалары булып “боярлар” исәпләнгән.  Таварский фамилияле дворян үзе Мәскәүдә яшәгән. Күпмедер выкыттан соң Калмаштагы җирләрен Лебедев фамилияле дворянга сата. Анысының бик күп баласы булып, һәрберсе аерым хуҗалык тота башлый. Лебедевлар бик явыз, усал гаилә була. Ә Менә Василий,  атлы бояр кешелекле, фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәрвакыт булышып яшәгән. Алар үз көчләре белән яшәгәннәр, чәчү чәчкәннәр, урак урганнар, җирләрен буш яткырмаганнар. Калмаш авыл халкы үзләренең эшләре беткәч, бу боярга ярдәмгә килә торган булганнар. Лебедевларның тиктомалга крестьяннарны, аларның балаларын кыйнау, төрлечә җәберләү, малларын талап алу кебек башбаштаклыкларына Калмаш крестьяннарының ризасызлыгы көчәя барып, көннәрдән беркөнне “бояр” хуҗалыгын тулысынча таркаталар, йортларын яндыралар. “Бояр нәселе” авылдан качып китәргә мәҗбүр була. Петр  боярлар янында, тау итәгендә “Ак” чишмә булган. Авыл халкы бу чишмәне Петр боярдан калган,  Бояр чишмәсе, дип йөртә башлаган.  Колхоз чорында  бу тирәдә авыл халкының сыер көтүе йөргән . Сыерлар туплауга шушы чишмә янына төшкәннәр, чишмә яны баткак, сазлавыкка әйләнгән, чишмә суы ага торган торбалар саз белән капланган. Шуңа күрә  анда йөрерлек булмаган, кычыткан басып бетергән, сазлыкка әйләнгән. Ә менә 1958 нче елгы сыйныфташлар, бергә җыелып сөйләшеп чишмәне чистартырга һәм төзекләндерергә алынганнар. Алар анда чишмә тирәсендә үскән кычыткан, әрекмәннәрне чапканнар,чишмәне кабаттан чокып табып суын булдырганнар,чишмә торбаларын саздан чистартканнар, таш ташып тирә ягына таштан кыя ясаганнар. Шушы изге эшне дәвам итеп авылның изге җанлы кешеләре: әниле- уллы Хамидуллиннар (Халидә апа белән Ленар) һәр елны чишмә тирәсен төзекләндереп, матурлап торалар. Чишмә тирәсенә матур итеп читән үргәннәр,баскычлар ясаганнар, чишмәнең торбасын алыштырганнар. Халидә апаның чишмә янына утырткан чәчәкләре аллы-гөлле булып балкып, бар юлаучыны үзенә чакырып тора. Ә чишмәгә инде, “тимер атларда” җилдереп, тип тигез юллардан  барып җитәргә була. Чишмәгә юлны тигезләүдә, авыл җирлеге башлыгы Габдуллина Равия Касыйм кызының ярдәме зур булды.Бу изге эшләре өчен зур рәхмәт аларга!   
   НиҺаять Баяр чишмә янында зур бәйрәм узды. Күркәм чишмә буенда яше-карты иркенләп күңел ачты. Бәйрәмдә шулай ук урам көйләре искә төшерелде, чишмәгә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, татар халык уеннары уйналды, биюләр булды. Әлбәттә инде, чишмә суы салып, самоварда кайнатылган чәй эчү очрашуыбызга тагы да ямь өстәде. Очрашу бик матур, җылы мөгамәләдә узды. «Җәй үтеп, чишмәгә төшәргә вакыт таба алмый идек – рәхмәт», – дип таралыштылар бәйрәм кунаклары.

Зинфира Маннапова,
 Калмаш авыл китапханәсе мөдире.
Зинфира Маннапова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев