Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан – үз илебез, безнең газиз җиребез!

1990 нчы елның 30 нчы августы – ватандашларыбызның изге теләген тормышка ашыру максатыннан Татарстан ССР Югары Советы тарафыннан Татарстан дәүләт суверенитеты декларациясен кабул иткән көн буларак данлы һәм шанлы тарихыбызга кереп калды. Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне җөмһүриятебездә утыз елдан артык бик матур һәм эчтәлекле итеп уздырыла. Шунысы сөенечле, төрле милләт халкы бу тантаналы бәйрәмне беренче еллардан ук үз итте һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен зур тырышлык куя.

Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык-иминлек, дуслык һәм бердәмлекнең гәүдәләнеше ул. 
Быел безнең районда Республика көненә багышланган бәйрәм тантанасы Яңа поселогында яңарак кына ачылган «Габдулла Тукай» паркында үтте. Көтеп алган бәйрәмебез, гадәттәгечә, чәчәкләрдән ясалган искиткеч гүзәл композицияләр белән баетылган булуы белән халык күңеленә аеруча хуш килде.  
Тукайлылар сәламәт яшәү рәвешен үз итүе белән дә башкаларга үрнәкле. Менә бу бәйрәмдә дә, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ГТО нормасын үтәү буенча оештырган төз ату буенча ярышларда халык бик теләп катнашты. Ә инде район мәгариф идарәсенең сыйныфтан тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан кул эшләре буенча уздырылган мастер-классларны хатын-кыз таифәсе бигрәк тә үз итте. Бала-чага уен мәйданчыкларында электромашиналарда йөрде, батутта сикерде. Менә шулай, бәйрәмне күңелле дә, файдалы да итеп уздыра белә безнең район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре. 
Бәйрәм мул сыйлы табыннан башка уза димени?! Сәүдә нокталарында төрледән-төрле азык-төлек, пешкән ризык, шашлык сатуга чыгарылган иде. 
Бәйрәм яме – балалар. Быел беренче сыйныфка баручы укучыларга аеруча зур игътибар бирелде. «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» Республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Фаил Камаев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефедов балаларга портфельләр тапшырды. Шунысын да әйтергә кирәк, республикада 2007 елдан бирле үткәрелә торган бу акция безнең районда киң яклау тапты. Унҗиденче август көнендә Бәткедә старт алган хәйрия акциясе педагогларның август киңәшмәсендә дәвам итте һәм Республика көнендә аңа йомгак ясалды. Бу чарада үз өлешен керткән һәр кешегә – район җирлегендә хезмәт куючы оешма, предприятие, авыл хуҗалыгы кооперативы, КФХлар һәм аерым кешеләргә ата-аналар рәхмәтләрен белдерде.  
Яңа поселогындагы «Габдулла Тукай» паркына – бәйрәм тантанасына җыелган халыкны район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев җылы котлады, матур теләкләрен җиткерде. 
«Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы» кысаларында районыбызда  «Чәчәкләр бәйрәме» фестивале үткәрү игълан ителгән иде. Авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләрен тиешле дәрәҗәдә оештыру, район халкында югары зәвык тәрбияләү максатыннан оештырылган фестивальдә катнашучы конкурсантларның иң яхшы дип табылганнары республика көне бәйрәмендә халык хозурына тәкъдим ителде. Абруйлы жюри аларның эшенә бәһа бирде.
«Авыл җирлекләре, балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре (гомумбелем һәм төп белем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары),  район җирлегендә эшләүче төрле оешма, берләшмә, предрприятиеләр ФАПлар һәм шәхси хуҗалыклар арасында якын-тирә территорияләрне чәчәкләр белән бизәү» номинацияләрендә призлы урын алучылар Дипломнар белән бүләкләнде. 
Республика көне уңае белән уздырылган бәйрәм тантанасында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, авыл мәдәният йорты каршында иҗат итүче ансамбль коллективлары, сәнгать мәктәбенә йөрүче укучылар, җыр-моңга гашыйк райондашларыбызның һәр чыгышын халык алкышларга күмде. Бәйрәм чын-чынлап бәйрәмчә үтте. 
             

/ Р.Зәкиев фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев