Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын битлек киябез

Президент кушуы буенча республикада коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб кабат эшли башлады.

       Белгечләрнең  август азагына биргән фаразы да рас килә. Хәтерләсәгез, җәйнең соңгы аенда журналистлар белән очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар саны арта башласа, ике-өч атнадан безнең республикада да бу чирне йоктыручылар арта», – дигән иде. Шулай булып чыкты да.
        Рәсми саннардан күренгәнчә, бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 47 процентка арткан. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә республикада коронавирус йоктыруның 247 яңа очрагы теркәлгән. Республикада мондый хәлнең майдан бирле күзәтелгәне булмаган. Бер атна эчендә коронавирус йоктырып, хастаханәгә озатылучылар саны да 1,4 тапкыр арткан. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковид белән авыручылар саны 156 620гә җиткән. Шул чорда барлыгы 150 799 кеше чирне җиңгән, 2 мең кешенең гомере өзелгән.
      Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне узган киңәшмәдә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб эшчәнлеген яңартырга кушты. Президент, ковид яңадан баш калкыту сәбәпле, санитар-эпидемиологик таләпләрне катгыйландырырга кирәклеген дә искәртте.
      – Вакцинацияне дә көчәйтергә кирәк. Республикада моның өчен бөтен шартлар да бар. Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә, бюджет тармагы вәкилләренә мөрәҗәгать итәм: барлык санитар-эпидемиологик таләпләр, шул исәптән битлек режимы да үтәлергә тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – диде Президент.
        Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, бүген коронавирус, нигездә, кондиционер янында озак утырганнан соң салкын тию кебегрәк формада уза. Кеше тамак авыртудан зарлана, төкерек йоту авырлаша. Температура да күтәрелергә мөмкин. Чирне кисәтү өчен вакытында прививка ясатырга киңәш итә белгеч. Бүген Татарстанда барлыгы 2 миллион 490 мең кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. «Коронавируска каршы иң нәтиҗәле көрәш ысулы – вакцинация. Соңгы арада халыкның аңа булган мөнәсәбәте үзгәрде. Күпләр, чирне йоктырган очракта да, прививкалы килеш  аны җиңелрәк уздырасын аңлый», – ди белгеч.
                                                                        Динә Гыйлаҗиева

/фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев