5 июль 2022 яңалыклары
-
Кенәздә патриотик акция узды
1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Без- янәшәбездә яшәүче кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарны хөрмәтлибез, хәлләрен белешәбез. Ватаныбыз чакыруы буенча үз хәрби бурычларын үтәп, көрәшеп, төрле бәрелешләрдә катнашкан батыр ир-егетләребез белән гоурланабыз. Кенәз авыл җирлегендә бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды.
-
Очынып йөргән чаклар
Өлкән яшьтә булуыма карамастан, мода белән кызыксынам. Искиткеч матур киемнәрне күреп сокланам, озаклап карап торам. Элек мондый күлмәкләр булсамы?! Заманына карата без дә соңгы мода белән киенергә тырыштык. Укыган кызлар буларак, авылга яңа моданы без “алып кайттык”. Хәзер дә күбесе сандыкларда саклана, оныкларым киеп карыйлар, көзге алдында бөтереләләр. Күлмәкләр 8-12 клинле, җепне чалыштырып чигелгән кофталар...
-
Балалар музейга килделәр
Кенәз авыл җирлегендә җәйге каникуллар вакытында, балалар “Патриот” сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар. Алар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, алар турында сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар. Балаларга якташларыбызның Ватанны ничек яклавы, фронтка сугыш вакытында ничек ярдәм итүләре турындагы хикәятләр бик ошады. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларның фотопортретлары белән якыннан таныштылар, сугыш ветераннарына бирелгән орден, медальләр аларда кызыксыну уятты.
-
Туган авылым чишмәләре
Мин, Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, Тукай районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Калмия авылында туганмын. Хәзерге вакытта Калмия авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшлим. Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәндек. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштык. Без ел саен укытучыбыз белән бергәләп китапханәләр көнендә чишмәләр буйлап сәяхәт иттәбез, чишмә яннарын чистартабыз, саф, шифалы суын эчеп хәл алабыз.
-
Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.