Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган авылым чишмәләре

Мин, Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, Тукай районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Калмия авылында туганмын. Хәзерге вакытта Калмия авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшлим. Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәндек. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштык. Без ел саен укытучыбыз белән бергәләп китапханәләр көнендә чишмәләр буйлап сәяхәт иттәбез, чишмә яннарын чистартабыз, саф, шифалы суын эчеп хәл алабыз.    

 


  Мин чишмәләребез турында мәгълүмәтләр,материаллар җыйдым.  Сезгә дә эшемне
тәкъдим итәм.

Тау башына салынгандыр безнең авыл
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Габдулла Тукай.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл
турында язылган кебек.Балачагыбызның онытылмас хәтирәләре булып,
күңелебезнең.йөрәгебезнең иң түрендә саклана.
Тау итәгеннән бәреп чыккан, юан агачны бөгелҗә-балта белән уеп ясалган
улакларны тутырып,берсеннән-берсе уздырып, шаулап ага торган көмештәй саф
сулы чишмәләр бар иде.Өлкән агайлар чишмә улагыную өчен һәрвакыт шәмдәй төз
булган усакны сылыйлар иде. Чишмә улакларын усак агачыннан ясауның ниндидер
сере булгандыр.Ә шулай да усак улактан аккан салкын суны эчкәннән соң, җәйге
челлә айларында сусамыйча эш эшләгәннәр.

Чишмәләрдән җыя халкым моңын,
Чишмә аның тугры сердәше.
Шул юлларда туа тәүхге сөю,
Чишмәләргә тама күз яше.
Гасырларның моңын гасырларга,
Илтә бездә изге чишмәләр.
Без хәтерсез, моңсыз булыр идек,
Шул чишмәләр әгәр кипсәләр.
Н.Галимов

Сызылып аткан җәйге авыл таңын сәламләүче зәңгәр чишмәләр җыры, кемне генә
җилкендерми дә, кемнең генә күңел кылларын тибрәтми икән!.Һәр чишмәнең үз
тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга
ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир
куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән
бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар. Борын-борыннан бабаларыбыз
авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында
тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә. Киң күңелле гадел кешене,
гадәттә. Чишмә суының сафлыгына тиңлиләр.
    Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз,
туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган
нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да

инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак
көннәрен сагынып куялар.
    Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар,
дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып
озаталар бит.
Шулай ук,чишмә суларын мин аналар белән чагыштырыр идем. Балаларын
кадерләп үстергән кебек чишмәләр дә суларының һәр бөртеген исәпкә алып. Саклап
агызалар, елгаларны тупландыралар, дым саклыйлар, халыкка зур хезмәт
күрсәтәләр. Хатын-кыз кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, чишмәләр,сулыклар
исә дөньядагы тереклеккә җан өрүче. Күрәсең, инеш-чишмәләр белән хатын-кыз
арасында үзара тартылу юкка гына түгелдер. Чишмә диюгә без чыннан да иңнәренә
көянтә-чиләк асып судан кайтучы газиз әниләребезне, яраткан апа һәм
сеңелләребезне күз алдыбызга китерәбез, яшьлегебезгә кире кайткандай булабыз.
Нинди генә ерак урыннарда йөреп. Андагы матурлыкка, гүзәллеккә соклансак та,
туган төбәгебез, үз сукмагыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә
алыштыра алмый. Шуңа күрә әби-бабаларыбыз чишмәләрне кадерләп
саклаганнар.Туган төбәкнең матурлыгын күрә белүче, суының тәмен тоючы бала.
Әти-әнисен, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә белә. Су хакын,ата-ана хакы
дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Туган ил,туган нигез, ата-ана,туган авыл – туган төбәктән
башлана.
    Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең
чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым –Калмия да
табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң
басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк!
Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.
   Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үстем Әбием белән чишмәдән су
ташыдым. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле.
    Вак чишмәләрдән зур елгалар барлыкка килә, кечкенә авыллар толлы тарихыбыз
– Туган илебез тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан
гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны
истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу
тарихларын бик кызыксынып өйрәнә башладым.
Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы Калмия авылында 7 чишмә һәр
иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик
матур исемнәр биргәннәр:”Урман чишмәсе”, “Хөппи чишмәсе”, “Гәрәй чишмәсе”,
“Кәрсән чишмәсе”, “Инеш чишмәсе”, “Зиарат чишмәсе”, “ Кәбир чишмәсе”.
Һәр чишмә турында аз гына сөйләп үтәм.

Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап...

Реклама

(Ә.Исхаков)

Менә шуның берсе – “Хөппи әби чишмәсе” дип аталган. Ул чишмә аларның бакча
артында, инеш буенда булган. Ул беренче урам белән икенче урам арасында
булган.Хөппи Җамал әби ул бик укымышлы,ихтирамга лаек булган.Чишмәне
һәрвакыт карап, чистартып торган. Ел әйләнешендә шул чишмәдән ике урамның

түбән оч һәм урта оч кешеләре су алганнар.Хөппи Җамал әбинең ире Мәрдән оста
балтачы, авылның атаклы тимерчесе булган.Авылда өйләр салган.
Икенче чишмә – “Зират чишмәсе”. Чөнки ул зират янындагы ярдан чыга. Ул
чишмәне чистартып матурлап куясы гына бар. Чишмә янында матур итеп агачлар
үсеп утыра. Аның коесы җимерелеп бетсә дә чишмәсе агып утыра.Хәзерге вакытта
юлның икенче ягында Колыш авылы юлы ягында урнашкан.
Өченче һәм дүртенче чишмәләр – “Кәрсән чишмәсе” белән “Урман чишмәсе2 бергә
кушылып “Таулар” авылына агалар.
Бишенче чишмәбез- “Гәрәй чишмәсе”. Ферма янында юл кырында урнашкан
булган. Чишмә бура белән уратылып алынган булган.Хәзерге көндә бурасы юк.
Алтынчы чишмәбез – “Инеш чишмәсе”. Малтабар урманы башыннан ага. Инешкә
кушылып “Таулар”авылына агып төшә.
Кеше үзенең туган ягы белән горурлана.Аның табигатенә,кешеләренә соклана.
Туган ягын, табигатен, иген-кырларын яратучы яраткан авылдаш шагыйребез
Рәшит Гәрәй бар. Ул үзенең шигырьләрендә урман-кырларны, болыннарны, сайрар
кошларны,үзенең яраткан инеш буйларын, чишмә юлларын тасвирлый.
Малтабар авылы “Коры игәт” дигән елгачык өстенә урнашкан. Электән үк
чишмәләргә бик бай урын. Авылны су белән тәэмин итеп торган “теш карасы”,
“Кәбир чишмәсе”, “ Умарталык чишмәсе”, “Урман чишмәсе “ , Таш елга
чишмәсе,Шайтан елгасы чишмәләре” халыкка бүген дә хезмәт итә. Без сөйләргә
теләгәне – ул Кәбир чишмәсе. Ни өчен Кәбир чишмәсе диеп аталган соң ул?
Авылның тирә ягы урман булу сәбәпле, иген игү басулары әлбәттә әз булган.
Урманны чистартып чәчүлек җирләр әзерләу үтә дә катлаулы һәм авыр эш. Менә
шушыннан инде Яңа байлар авылы кешеләре белән Малтабар авылы кешеләре
арасында, кечкенә генә җир кишәрлеге өчен, бәрелеш булып, шушы бәрелештә һәм
шушы чишмә янында Кәбир исемле кеше үтерелә. Кәбир чишмәсе диеп аталып
йөртелә башлый.Малтабар авылының иң өлкән, зур хөрмәткә ия булган “Кәбир”
карт хөрмәтенә “Кәбир чишмәсе” дип атыйлар. Хәзерге көндә дә чишмә үзенең
исемен югалтмый, халык онытмый.Урманнарына җиләккә баручылар шул
чишмәдән су эчеп, сусауларын басалар.Һәм Рәшит Гәрәй шул чишмәләргә багышлап
үзенең шигырьләрен яза.

“Чишмә ягында”
Салкын чишмә ага челтер-челтер
Үз ягына гүя чакырып.
Җырдай матур тавышын тыңлаганда
Хыялларым китә яктырып.
Еллар ашыга... Берүк гомер юлым
Үкенерлек булып узмасын.
Янам, дуслар, тик бер теләк белән
Йөрәгемә тузан куммасын.
...салкын чишмә ага челтер-челтер,
Канат бирик сынмас уйларга.
Күңелем керле булса, лаексыз мин
Бу чишмәдә битем юарга.

Чишмәләр су чыганагы гына түгел, табигатьнең бер бизәге. Бер генә тапкыр булса
да чишмә янына утырып, чишмә җырын тыңлаганыгыз бармы? Аларның челтерәп
агуларында әби- бабайларыбызның моңы бар. Чишмәләр барлык суларның

башлангычы. Әгәр чишмәләр кипсә, күлләр,сулыклар да бетәчәк. Табигать
байлыгынсакларга кирәк.Аларны карарга, чистартып торырга безнең бурычыбыз
булып тора.
Авыл кешесе, гомумән, авыл сусыз яши алмый. Иген иксә- яңгыр кирәк, терлек
караса- су кирәк. Иң борчыганы – эчә торган сулар. Халкыбызның эчә торган су
чыганаклары – чишмәләр яшәсен. Аларның күбесе үтерелгән,кызганыч хәлдә
калган.Татлы һәм шифалы суы белән дан тоткан чишмәләр яңадан челтери
башласын иде.
Чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш.
Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү
белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган.
Минем күзәтүләрдән, сораштырулардан, тикшеренүләрдән күренгәнчә, мин
авылыбыз чишмәләре турында күп кенә материал таптым, аларны өйрәндем ,
җирлегебездәге чишмәләрнең торышын ачыкладым, күпчелек чишмәләргә безнең
ярдәм кирәк икәнлеген аңладым. Без чишмәләребезне өйрәнүебезне тагын да дәвам
итәчәкбез. Барлык чишмәләрне өйрәнеп, алар турында җитәрлек материал туплагач
брошюра яки китапчык итеп бастырып чыгарырга да хыялым бар. Ә иң мөһиме –
сыйныфыбыз һәм укытучыбыз белән берлектә сулыкларны саклау буенча эшне
җәелдерергә уйлыйбыз! Аларны чистарту кирәк. Авыл халкына да шушы теләкне
җиткерәчәкбез! Чишмәләр яклауга  мохтаҗ.
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән
аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,
табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар
безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен
иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!
Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән
кечкенәдән үк дуслашкан кеше – яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул!
Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти-әнисен,
кардәш-ыруларын, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган
авылын, туган ягын чын куңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк
вакытта, аны саклау өчен, үз-үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә
чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Менә шушы
эчке элемтәне сиземләгәннәр алар, күңелләргә миһербан һәм шәфкать салу өчен
барлык мөмкинлекләрдән дә оста файдаланганнар, су хакын ата-ана дәрәҗәсенә
күтәргәннәр. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган
туфрак-суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!
    Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын - туган ягыбызның киләчәге өчен
җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның
табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без
сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый
мирас калдырырбыз.     Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать
фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә
челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Кызганычка
каршы, юкка чыккан чишмәләр, ташландык коелар бик күп. Бу күренешләргә
минем йөрәгем әрни. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит.  Чишмәләр безгә
рәнҗемәсен иде, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә
мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Бары тик битарафлыктан арыныйк
та, табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!

Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
һәрбер кеше белсен бәһәңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне !
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
(Гөлназ Гарипова).

Калмия авыл китапханәсе мөдире Галиәхмәтова Энҗе

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев