Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очынып йөргән чаклар

Өлкән яшьтә булуыма карамастан, мода белән кызыксынам. Искиткеч матур киемнәрне күреп сокланам, озаклап карап торам. Элек мондый күлмәкләр булсамы?! Заманына карата без дә соңгы мода белән киенергә тырыштык. Укыган кызлар буларак, авылга яңа моданы без “алып кайттык”. Хәзер дә күбесе сандыкларда саклана, оныкларым киеп карыйлар, көзге алдында бөтереләләр. Күлмәкләр 8-12 клинле, җепне чалыштырып чигелгән кофталар...

Ә хәзерге яшьләр билдән түбәнрәк торган чалбар, нык кыска итәк кияләр, кофталарыннан күкрәкләре чыгам-чыгам дип тора, кендек күрсәтү дә модада... Кыш буе яланбаш йөрүчеләре бар, зыкы суыкларда да капрон оектан йөргән кызларны күреп, бала йоннары кабара. Кызларның чәчләрен туздырып йөрүен мәктәптә укытканда ук ошатмый идем. Әхлак һәм зәвык дәресендә бер-ике кызның чәчен матурлап үрдек, баш түбәсенә өеп тә, чигә буйлап китереп тә, толымлап куеп та... Шуннан кызлар бүтән дәресләргә чәчләрен матурлап җыеп килделәр. “Апа, болай бик рәхәт икән, чәч күзгә төшми, муенны да кытыклатмый”, – диделәр. 15-16 яшьлек оныкларымның нинди генә бизәнгечләре юк, исемнәрен әйтеп булмый – тел көрмәкләнә. Миләүшә оныгым: “Әби, син яшь чакта бизәндеңме, нинди бизәнгечләрең бар иде?” – дип сорый. “Һи-и, бизәнмәскә! – мин әйтәм, – хатын-кызның өстенә кияргә күлмәге булмаса да, бизәнү җайларын барыбер тапкан. Без әнигә күрсәтмичә, качып кына бизәндек. Кызыл чөгендер – табигый иннек, морҗа акбуры – кершән, мич күмере каш каралту, сөрмә тарту, миң ясау өчен бик шәп булды. Кершән өчен су буеннан ак таш та алып кайта идек”.

Мода үзгәреп кенә торды. Гади тукымаларның метры 50 тиен иде. Бер елны ак яулык, ак алъяпкыч кидек. Мода җырга да күчте: “Канатлы ак алъяпкычың очыртып җибәрмәсен”, – дип җырладык. Кызыл яулык модага кергәч: “Кызыл яулык бәйләгән кыз теләгенә ирешә”, – дип такмакладык. Яңа киемнәрне күрсәтү өчен Сабан туе бик шәп форсат иде. Күлмәкләрне өч-дүрт тапкыр алыштырдык. Бервакыт зәңгәр җирлеккә ал бизәк төшкән күлмәкләр кидек. Ул чакта: “Зәңгәр җирлектә аз бизәк – без яратып кигән күлмәк”, – дип җырладык. Шәһәргә киткән кызлар да шулай киенеп кайттылар, авыл егетләренең башын әйләндереп... Их, матур күлмәк киеп, очынып йөргән чаклар!..

Гөлфия ӘҺЛИЕВА,
Боерган авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев