Кенәздә патриотик акция узды
1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Без- янәшәбездә яшәүче кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарны хөрмәтлибез, хәлләрен белешәбез. Ватаныбыз чакыруы буенча үз хәрби бурычларын үтәп, көрәшеп, төрле бәрелешләрдә катнашкан батыр ир-егетләребез белән гоурланабыз. Кенәз авыл җирлегендә бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды.
Ул «Россия солдатлары» патриотик акциясе кысаларында үтте. Анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары җыелдылар, хәрби бәрелешләрдә һәлак булган солдат-якташларын, тыныч вакытта вафат булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә һәм солдат каберләренә тере чәчәкләр салдылар. Аннары бергәләп «Патриот» хәрби дан музеена килделәр..
Тамара Тузеева,
Кнәз мәдәният йорты директоры.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев