Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче тормыш хәлләре исемлеге
закон тарафыннан киңәйтелгән. Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар
даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:
- 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы
балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар
(балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип
танылган очракта);
- 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә
уллыкка алучы ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә
үлгән дип танылган очракта).
Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә хокукы булган
ир-атлар бар:
- уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап
законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына
хокуктан файдаланмаган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларның
бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;
- уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап
законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына
хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары
булып торучы ир-атлар.
“Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка
Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле
үзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт
ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын
әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә
кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе
идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанда Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт
программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә 500 ир-ат ана (гаилә)
капиталына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев